Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарында булды. Эшлекле сәфәрнең максаты – язгы кыр эшләренең барышы белән танышу. Аны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Буа һәм Чүпрәле районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.
2012 нче елның 2 нче маенда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм ТР Дәүләт Советының экология, табигый байлыкларны куллану һәм аграр сораулар буенча Комитет рәисе Валерий Васильев Сарман, Мөслим һәм Актаныш районнарында язгы кыр эшләрнең барышы белән танышты.
Бүген Министрлар Кабинетында язгы кыр эшләренә багышланган брифинг узды. Журналистларның сорауларына игенчелек буенча министр урынбасары Илдус Габдрахманов җавап бирде.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов Алексеевск, Яңа Чишмә, Түбән Кама муниципаль районнарында булды. Эшлекле сәфәрнең максаты – язгы кыр эшләренең барышы белән танышу.
Бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында республика киңәшмәсе узды. Язгы чәчү эшләре турында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.
Шушы көннәрдә чәчүгә Әгерҗе, Әлки, Балтач, Теләче, Биектау, Арча районы игенчеләре кушылды.
2012 нче елның 27 нче апрелендә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кырларында әлеге уку йортының галимнәре белән очрашу узды.
Конференциянең максаты - крестьян фермер, шәхси хуҗалыкларны, студентларны әлеге мәсьәләгә якынайту, аларга киләчәктә эшләрен башлап җибәрү өчен киңәшләр бирү.
Кайбер хуҗалыкларда әлегә чәчүгә чыкмасалар да, күпьеллык үләннәрне, көзге культураларны тукландыру, тырмалау һәм дым каплату эшләре дәвам итә. кардан чагыштырмача иртәрәк ачылган районнарда исә язгы культуралар чәчү мәйданнарының 15-20 процентын тәмамлаучылар бар.