2012 нче елның 26 апреленә алныган оператив мәгълүматлар буенча республикада язгы чәчү 184 мең гектарда (10%) башкарылган, шулардан бөртеклеләр - 156 мең гектарда, арпа 116 мең гектарда урын алган. Шулай ук 21 мең гектарда язгы бодай, 5 мең гектарда борчак җир куенына кергән. Чәчүнең 40-60 процентын Бавлы, Зәй, Лениногорски, Нурлат игенчеләре төгәлләгән.
Бүгенге көндә язгы культураларны чәчү республиканың 34 районында алып барыла. Шушы көннәрдә чәчү эшләренә Алабуга, Кукмара, Менделеевски, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Спас районы аграрийлары кереште. 24 район хуҗалыкларында - язгы бодай, 14 районда исә борчак чәчү алып барыла.
Дым каплату 1,6 млн. гектрада башкарылган, бу планның 47 процентын тәшкил итә. Күпьеллык үләннәрне тырмалау 20 районда төгәлләнгән. Ә дым каплату буенча барлык төр эшләрне дә беренчеләрдән булып актанышлылар тәмалаган.
Кырларда күпьеллык үләннәрне һәм көзге уҗымнарны тукландыру дәвам итә. Республика буенча 720 мең гектар мәйданга (64%) минерал ашламалар кертелгән. Бүгенге көндә күпьеллык үләннәрне ашлауны Татарстанның 13 районы тәмамлаган.
Республикада барлыгы 161 мең тонна (72 %) орлык инкрустация узган. Әлеге эш 7 районда төгәлләнгән.