ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җыелма командасы дәүләт хезмәткәрләренең II Спарткиадасында актив катнаша.
Бүгенге көндә шахмат, волейбол, дартс уеннары буенча ярышлар узды. 32 команда арасында волейбол буенча министрлыкның җыелма командасы 4 нче урынга лаек булды. Команданың башылыгы - инженер-техник сәясәт буенча министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов.
Майда министрлык хезмәткәрләре йөзү буенча ярышларда катнашачак. Команда составына 4 кеше керәчәк.
Спартакиада 11 төр ярыш буенча ел ахырына кадәр үтәчәк. Тагын җиңел атлетика, өстәл теннисы, баскетбол, бильярд, боулинг буенча ярышлар уздырылачак.