Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге ТР агросәнәгать комплексы делегациясе Украина агропредприятиясендә булды

2012 елның 25 апреле, чәршәмбе

2012 нче елның 24 нче апрелендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге ТР агросәнәгать комплексы делегациясе Украинаның Днепропетровски өлкәсенә сәфәр кылды. Төп максат – өлкәдәге «Агро-Союз» холдингының эш тәҗрибәсе белән танышу иде.

Делегация составында министр урынбасарлары, муниципаль район башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре бар.

Марат Әхмәтов белдерүенчә, «Агро-Союз» холдингы авыл хуҗалыгының берничә тармагы белән шөгыльләнә. «Татарстанның агросәнәгать комплексы делегациясе беренче тапкыр биредә 6 ел элек булды. Ул вакытта предприятия эшчәнлегенең башлангыч чоры иде. Алар дөньякүләм тәҗрибәне өйрәнеп, шуны үсемлекчелек һәм терлекчлелектә кулланалар. Хәзер без холдингның әлеге юнәлештә уңышлы эшләвен күрәбез», - диде министр.

«Агро-Союз» холдингының «Степная» компаниясе фәнни принципларга нигезләнеп орлыкчылык белән шөгыльләнә. «Әлеге эшнең нәтиҗәсе көттереп кенә килә. Ләкин хәзер алар Европа буенча лидерлар рәтендә. Шуңа күрә безгә әлеге компания белән киләчәктә хезмәттәшлек итәр өчен эшлекле мөнәсәбәтләрне яхшыртырга кирәк», - дип ассызыклады Марат Әхмәтов. Ул район башлыкларына, республика хуҗалык җитәкчеләренә Украина хезмәттәшләренең тәҗрибәсен өйрәнергә чакырды.

Бүгенге көндә «Агро-Союз» холдингы үз эшчәнлегендә экологик яктан чиста авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өчен аграр тармакларда энергия һәм ресурсларны саклаучы инновацион технологияләр куллана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International