Татарстанда узган тәүлектә 3191,4 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 167,5 тоннага артык. Гомуми савым күләме буенча Арча районы беренче урында. Биредә тәүлегенә 153 тонна сөт савылган.
24 нче апрельгә алынган оператив мәгълүматлар буенча, терлекчеләр бер сыердан тәүлегенә уртача 13,3 кг сөт алалар. Беренче урында баручы Әтнә районында савым бер сыерга 18,9 кг туры килә. Саба районында уртача савым 18,2 кг тәшкил итә, Актанышта – 16,6 кг. Менделеевск (10,3 кг), Югары Ослан (10,4 кг) һәм башка район хуҗалыкларына уртача савымны яхшыртырга кирәк.
Әлмәт, Кукмара, Мамадыш, Азнакай районы хуҗалыкларында гомуми савым күләменең узган ел белән чагыштырганда артуы күзәтелә. Мәсәлән, Азнакайда 2011 нчы ел белән чагыштырганда 19,9 тоннадан артык сөт алынган, ә Кукмарада исә бу сан 18 тоннаны тәшкил итә. Шундый ук шартларда эшләгән Яшел Үзән, Әлкидә киресенчә түбән күрсәткечләр күзәтелә.
23 нчы апрель мәгълүматларына караганда, инвесторлар арасында узган ел белән чагыштырганда ААҖ «Ак Барс», ААҖ «Вамин-Татарстан»да артым күзәтелә. Бер сыерга уртача савым буенча ҖЧҖ «Сервис-Агро» алда бара. Аларда әлеге күрсәткеч 19,6 кг ны тәшкил итә.