23 нче апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстан аграрийлары чәчү эшләрен 78,6 мең гектар мәйданда башкарган. Бу планның 4 процентын тәшкил итә. Бүгенге көндә республиканың 25 районы игенчеләре кырга чыкты.
Хәзерге вакытта Азнакай районында чәчелгән мәйдан 8,2 мең гектарны тәшкил итә, Зәйдә - 8,1 мең, Нурлатта – 7 мең, Бавлыда – 6,5 мең. Республика буенча 59 мең гектар арпа, 5 мең гектар – бодай, 2 мең гектар борчак чәчелгән.
Кырларда күпьеллык үләннәрне һәм көзге уҗымнарны тукландыру дәвам итә. Республика хуҗалыклары 255 мең гектарда күпьеллыкларны (51 %) һәм 253 мең гектарда уҗымнарны (41 %) тукландырган. Шушы көннәрдә үләннәрне минерал ашламалар белән тукландыруны Аксубай, Нурлат, Актаныш, Зәй, Бавлы районнары тәмамлаган.
Бүгенге көндә барлыгы 871 мең гектар мәйданда (26 %) кырлар тырмаланган. Әлеге юнәлештә эшне Сарман, Бавлы, Актаныш, Лениногорск, Нурлат, Мөслим, Зәй аграрийлары төгәлләгән.
Шулай ук районнарда орлыкларга инкрустация үткәрәләр. Республика буенча 116 мең тонна (52 %) орлык инкрустация узган.