– Бәрәңгене белеп игәргә кирәк аны. Туфрак җитлеккәч кенә утыртырга, 120 көннән дә иртә казымаска кирәк. Соңгы елларда кешеләр бәрәңге игә белмиләр. Вакытыннан иртә казып алалар. Файдалы мәтдәләр тупланганда казырга керешәләр. Кеше бездә бәрәңге үстерә белми, – ди Арча районы Кәче авылында яшәүче Рәсим ага Солтанов.
Шәхси бакча тотучылар "икенче икмәк"не ел саен бер урынга утырта. Менә шуңа күрә дә ничә дистә еллар утыртылган кишәрлектә чүп үләннәр күпләп үсә. Туфракта бәрәңге авырулары да туплана. Җәй буе бакчадан керми чүп утауга карамастан, эт эчәгесе, алабута, билчән һ.б. баш калкытып кына тора. Үзәккә үткәне – эт эчәгесе. Аны бер утасаң, ул тагын да күп булып чыга. Ә бит алардан котылу юлы бар, дип аңлата белгечләр. Моны бары тик белергә генә кирәк. Бакчагыз зур мәйданда булса, беренче елда – бәрәңге, аннан соң – бөртеклеләр, өченче елда – борчак, дүртенче елда рапс чәчеп карагыз. Бу культураларны чиратлаштырып иккән вакытта, чүп үләннәр генә түгел, туфракта тупланган авырулар да бетә, дип аңлата авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белгечләре. Ләкин авылларда зур мәйданда "икенче икмәк" игүчеләр аз. Күпчелек кеше 10-30 сутый җирдә бәрәңге үстерә. Бу вакытта чүп үләннәрне бетерү, авыруларга каршы көрәшү өчен кишәрлекне икегә бүлеп, бер өлешенә бәрәңге, икенчесенә люцерна белән солы кушылмасы чәчәргә киңәш итәләр. Башка күпьеллык печән культураларын да кулланырга була. Шулай ук бер еллык культуралар – солылы вика, арыш, рапс һ.б чәчеп, туфракны ял иттерергә мөмкин. Бәрәңге утырткан өлешкә көзен арыш чәчеп калдырсаң да, туфрак составы үзгәрә. Язын исә бу урынны культиватор белән эшкәртеп алырга була.
"Бәрәңгене үз вакытында тиешле шартларда утыртканда гына мул уңыш алырга була", – ди авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева.
Язын бакчаны эшкәрткәннән соң, утыртыр алдыннан, бәрәңгене үрдерергә кирәк икән. Аларның "борыны" утырткан вакытта 0,2-0,5 см булса бик әйбәт. Шыттырып утыртканда ул йогышлы авырулар белән дә авырмаячак.
Бәрәңгене туфрак җылынып җитмәгән килеш утыртырга ярамый. 7-8 градус җылынганнан соң гына, бүлбеләрне 5-8 см тирәнлеккә утыртырга. Тирән казып утыртылган очракта, тиз генә тишелеп чыкмаска мөмкин. Сай утыртканда, кырау төшеп өшергә, көчле яңгырларда җир өстенә чыгуы ихтимал. Соң утырту шулай ук киңәш ителми. Июнь башларында гына утыртылган "икенче икмәк"нең уңышы кимрәк була.
ЛИЛИЯ НУРМӨХӘММӘТОВА