Татарстанда язгы кыр эшләре вакытында хезмәтне саклау айлыгы узачак. Айлык 23 апрельдә башлана.
Аның кысаларында агросәнәгать комплексы җитештерүендә җәрәхәт алу куркынычын һәм һөнәри авыруларны киметүгә юнәлдерелгән чаралар үтәчәк. Аерым алганда, очрашулар, семинарлар, күргәзмәләр, смотр-конкурслар уздыру, авыл хуҗалыгы техникасын һәм игенчеләрнең хезмәт шартларын тикшерү күздә тотыла.
Авыл хезмәтчәннәренең эш шартлары һәм хезмәтне саклау өлкәсендә тупас кагыйдә бозулар ачыкланган очракта, агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре административ яки җинаять җаваплылыгына тартылачак. Айлык башланыр алдыннан механизаторлар һәм язгы чәчүгә җәлеп ителгән эшчеләр белән инструктажлар үткәрү планлаштырыла.
Айлыкка язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң нәтиҗә ясалачак.