Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында төп игътибар - сыйфатлы терлек азыгы әзерләүгә юнәлдерелгән. 13 нче июньгә алынган мәгълүматлар буенча, республика хуҗалыкларында 187,4 мең гектарда күпьеллык үләннәр урылган.
“БСО Росииянең, регионнарның, Татарстанның икътисадын тагын да нәтиҗәле итәргә тиеш. Шул ук вакытта БСО үзмаксат түгел. Безнең максат - көчле икътисад булдыру. Авылларга кагылышлы ярдәмне быел дә күрсәтәчәкбез. Барысы да тиешенчә булачак. Энергетика, Авыл хуҗалыгы министрлыгына төгәл интсрукцияләр бирелде”, - диде РФ Хөкүмәте башлыгы.
Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне татар халык бәйрәме - Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм!
8 нче июньгә алынган оператив мәгълүмат буенча республикада 117,3 мең гектарда күпьеллыклар чабылган, бу планның 23 процентын тәшкил итә. Бүгенге көндә 8,2 мең гектар мәйданда (54%) чабу эшләрен башкарырга өлгергән Актаныш хезмәтчәннәре алдынгылар рәтен җитәкли.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарында булды.
Министр очрашу барышында Ютазы районының Тукай исемендәге ҖЧҖ һәм Вафауллин крестьян–фермер хуҗалыгы җитәкчеләренә «Нью Холланд» тракторы ачкычларын тапшырды.
Республика хуҗалыкларында әледән-әле явып узган җылы яңгырлардан соң печәннәр күкрәп үсә. Вакытында чабып, киптереп, кышлыкка әзерләү өчен иң кулай вакыт хәзер. Шуңа да карамастан, сыныкка сылтау табып, республиканың байтак хуҗалыклары бүген дә әле печәнгә төшүне тартып-сузып килә.
Бүген агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында “Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасы составына керүе: АПКның региональ аспектларының куркынычсызлыгын җиңеп чыгу һәм социаль-икътисады казанышлар” халыкара фәнни-гамәли конференциянең ачылышы булып узды.
2012 нче елның 2 июнендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре республика күләмендә уздырыла торган “Татарстанның чиста урманнары ” акциясендә катнашты.