Марат Әхмәтов: “Республикада Бөтендөнья сәүдә оешмасы составына керү алдыннан җитәкчелек эшен эффектлы алып барырга һәм игътибарны аеруча кеше факторына юнәлтергә кирәк”

2012 елның 5 июне, сишәмбе

Бүген агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында “Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасы составына керүе: АПКның региональ аспектларының куркынычсызлыгын җиңеп чыгу һәм социаль-икътисады казанышлар” халыкара фәнни-гамәли конференциянең ачылышы булып узды.

Чарада ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Фәннәр Академиясе президенты Әхмәт Мазгаров, агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры Сәлимҗан Шәрипов, ТР «Россельхозцентр» ФГБУ филиалы җитәкчесе Тахир Хадиев һ.б. катнашты.

Шулай ук әлеге конференциягә АПКның дәүләти федераль һәм региональ структуралары, фәнни-тикшеренү институты һәм ВУЗ вәкилләре, авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре, чит аграр сферасында эшләүче чит ил галимнәре һәм белгечләр чакырылды.

“Куелган сораулар буенча Россиянең берникадәр тәҗрибәсе бар. Кырыс шартларга әзер булып торырга кирәк”, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов. “ВТО шатрларында без партнерлардан үрнәк алырга, авыл хуҗалыгында тагын да яхшы һәм эффектлы эш алып барырга өйрәнәчәкбез”, - дип басым ясады министр.

Министр ашлык бәясенә, яңа технологияләр куллану һ.б. мәсьәләләргә дә тукталып китте. “Берәр яңа технология барлыкка килгәннән соң, без аны гадиләштерү ысулы дип кабул итәбез. Барлык таләпләрне дә төгәл үтәргә кирәк. Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасы составына керүе алдыннан без җитәкчелек эшен эффектлы алып барырга тиеш. Игътибарны аеруча кеше факторына юнәлтергә кирәк”, – диде Марат Әхмәтов.

Әлеге конференция кысаларында «Агро Союз» (Украина) корпорациясенең генераль директоры С.Ф.Прокаев инвестицияләрне җәлеп итү һәм яңа технологияләрне кертү тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.

7 июньгә кадәр барачак конференциядә эш 4 секция буенча барачак. Катнашучылар ике көн дәвамында ВТОга керү буенча адаптация сорауларын караячак. Биредә агросәнәгать продукциясенең конкурентлык һәм эффектлылыкны арттыру проблемаларын чишелеш юнәлешләрен күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International