Бүген “Тулпар” спорт сараенда билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының ачылу тантанасы булып узды. Биредә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һ.б. катнашты.
Бүгенге көндә семинар-утырышлар Кама Тамагы (9 район) һәм Балтач (12 район) зонасында узды. Әлеге семинар-утырыш Мөслим зонасында (11 район) да үткәреләчәк.
Очрашуда регионда азык-төлек куркынычсызлыгының тотрыклы үсеше, авыл хуҗалыгы продукциясенең экспорт һәм импорт инфраструктурасын модернизацияләү, шәхси инвестицияләрне агросәнәгать комплексына стимуллаштыру мәсьәләләре үзәккә куелды.
Бүген Россиянең авыл хуҗалыгы министры Николай Федоровка Казанда булачак Агропромпаркны тәкъдир иттеләр. Чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Агымдагы елның 28 маена бирелгән оператив мәгълүматлар буенча республикада 11 мең гектарда күпъеллык үлән чабылган. Бу фаразланганның 22 процентын тәшкил итә. Терлек азыгы әзерләүгә тагын 12 район керешкән. Хәзер әлеге эшләр республиканың 30 районында бара.
Чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре буенча Сарман районы лидер – 33 мең гектар (33%), арчалылар беразга гына калышып – 31 мең гектар (38%) мәйдан җир эшкәрткән.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов район идарәсе башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, министрлык белгечләре белән киңәшмә уздырды.
“Уку йортында 20дән артык фәнни мәктәп эшли. Бу барысы да университетның зур потенциалы турында сөйли”, - дип ассызыклады министр.
Быел шартлыча 1 баш терлеккә 28 центнердан артыграк каты һәм сусыл терлек азыгын җитештерү планлаштырыла.
Бүген Игенчеләр сараенда ТР Премьер-министры урынбасары –ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында брифинг узды. Сүз дәүләт тарафыннан сөтчелек тармагына күрсәтеләчәк ярдәм турында барды.