“Берничә көн элек экспертлар, авыл хуҗалыгы компанияләренең вәкилләре белән БСОга керү темасына багышланган махсус киңәшмә узды. Күптән түгел РФ Хөкүмәт утырышында БСОга керү документларын ратификацияга җибәрү кабул ителде, - дип хәбәр итте Россиянең Премьер-министры. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән булган очрашуда без авыл хуҗалыгының бер тармагы – терлекчелекне саклау турында сөйләшкән идек. Әлеге проблема бераз сөтчелек, үсемлекчелек һ.б. тармакларга да кагыла. Соңгы 5-7 елларда авыл хуҗалыгы “тирән сулыш алды”. Без аны югалтырга тиеш түгел. Шул ук вакытта БСОга керү экономикасына кагылышлы бөтен мөмкинлекләрне дә кулланырга кирәк. Безнең авыл хуҗалыгы конкурентлыкка каршы торган очракта гына уңышка ирешәчәк”.
Дмитрий Медведев сүзләренчә, һәрбер дәүләт үз аграрийларына ярдәм итеп тора. “Бездә дә әлеге система уйланылган. Ул авыл хуҗалыгының төрле тармагына кагыла. Аграрийларыбыз БСОга керергә яхшы әзерләнер өчен, купмедер проблемаларны вакыт хәл итәчәк. Сүз кредит, матди яктан ярдәм һәм яхшы шартлар турында бара. Алдагы елларда Хөкүмәт моны кайгыртып торачак”, - диде РФ Премьер-министры.
“БСО Росииянең, регионнарның, Татарстанның икътисадын тагын да нәтиҗәле итәргә тиеш. Шул ук вакытта БСО үзмаксат түгел. Безнең максат - көчле икътисад булдыру. Авылларга кагылышлы ярдәмне быел дә күрсәтәчәкбез. Барысы да тиешенчә булачак. Энергетика, Авыл хуҗалыгы министрлыгына төгәл интсрукцияләр бирелде”, - диде РФ Хөкүмәте башлыгы.