ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре “Татарстанның чиста урманнары ” акциясендә катнашты

2012 елның 4 июне, дүшәмбе

2012 нче елның 2 июнендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре республика күләмендә уздырыла торган “Татарстанның чиста урманнары ” акциясендә катнашты. 60 кеше ташланган чүп-чарны, корыган яфракларны җыештырырга чыкты.

Министрлык хезмәткәрләре Биектау урманчылыгында урнашкан “Шәһәр яны урманчылыгы”нда җыештыру эшләрен алып барды.

“Татарстанның чиста урманнары” акциясе кысаларында республиканың төрле министрлык вәкилләре Боровое Матюшино, Чиста һәм Зәңгәр күл, Комлы Кәвәли, шулай ук Каенлык янындагы чүпне җыештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International