Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль

2012 елның 8 июне, җомга

8 нче июньгә алынган оператив мәгълүмат буенча республикада 117,3 мең гектарда күпьеллыклар чабылган, бу планның 23 процентын тәшкил итә. Бүгенге көндә 8,2 мең гектар мәйданда (54%) чабу эшләрен башкарырга өлгергән Актаныш хезмәтчәннәре алдынгылар рәтен җитәкли.

Хәзерге вакытта 22,1 мең тонна печән әзерләнгән. Әлеге төр терлек азыгы буенча әйдәп баручы мамадышлылар 2,9 мең тонна печән әзерләп, шуның 1,4 мең тоннасын пресслаган.

Республикада барлыгы 71,8 мең тонна сенаж салынган. Әлкидә бу сан - 13 мең, Азнакайда 12,8 мең тоннаны тәшкил итә.

Шулай ук Татарстанда яфрак азыгы җыю дәвам итә. Чүпрәле районында – 143, Буада – 142 , Арчада – 125 тонна витаминлы азык әзерләнгән.

Республика хуҗалыкларында шартлыча 1 баш терлеккә 0,53 центнер берәмлегендә терлек азыгы туры килә. Азнакайда әлеге сан – 2,43, Әлкидә – 1,95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International