Республикада терлек азыгы әзерләү дәвам итә

2012 елның 13 июне, чәршәмбе

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында төп игътибар - сыйфатлы терлек азыгы әзерләүгә юнәлдерелгән. 13 нче июньгә алынган мәгълүматлар буенча, республика хуҗалыкларында 187,4 мең гектарда күпьеллык үләннәр урылган.

Татарстан аграрийлары 54 мең тонна витаминлы печән әзерләгән. Арча районы хезмәтчәннәре биредә беренчелектә – 4 мең тонна, аннан беразга гына чистайлылар калыша – 3,5 мең тонна.

Сенаж 153 мең тонна күләмендә салынган. Әлеге юнәлештә Әлки аграрийлары активлык күрсәтә (18,3 мең тонна). Ә Азнакай хуҗалыкларында хәзерге вакытта 14,2 мең тонна сенаж салынган.

Республика буенча яфрак азыгы 1,9 мең тонна әзерләнгән. Чүпрәле районында – 209 тонна, Буада – 159 тонна.

Татарстан хуҗалыкларында шартлыча 1 баш терлеккә 1,21 центнер берәмлегендә терлек азыгы туры килә. Азнакайда әлеге сан – 2,71, Әлкидә – 2,63. Гомумән алганда, 74,18 мең тонна терлек азыгы әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International