ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарында булды. Әлеге районанарга эшлекле сәфәр белән барунын максаты - чәчүлекләрнең торышы белән кызыксыну, терлек азыгы әзерләүнең темплары һәм сыйфаты белән танышу.
Министр Тәтеш районында район башлыгы Валерий Чершинцев белән бергә вертолеттан кырларны карады һәм авыл хуҗалыгы оешмалары, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.
Марат Әхмәтов район кырларында зур эш башкарылганын әйтте, чиста пар басулары белән бәйле эшләрне көчәйтергә кирәклеген ассызыклады.
“Без чиста пар басуларыннан башка игенчелектә яхшы нәтиҗәләргә ирешә алмыйбыз. Җир ял итәргә һәм көч җыярга тиеш”, - диде министр.
Шулай ук министр чәчүлекләрне тәрбияләү буенча эшне көчәйтергә кушты, терлек азыгын әзерләү техникасын комплекслы рәвештә эшкә җигү һәм тиешле азык запасын булдыру зарур, дип искәртте. Күпьеллык үләннәрне беренчел чабуны 7-10 көн эчендә тәмамларга кирәк.
Марат Әхмәтов терлекчелек мәсьәләләренә дә кагылып үтте. “Район сөт җитештерү буенча нык үсте. Бүген тәүлегенә бер сыердан уртача савым 13,6 кг тәшкил итә - бу яхшы нәтиҗә”, - диде министр.
Министрның эшлекле сәфәре республиканың Кама Тамагы районында дәвам итте, анда аны районның төрле өлкәдә хезмәт күрсәтү, авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары каршы алды.
Марат Әхмәтов агросәнәгать комплексы системасында гамәлдә булган һәм планлаштырылган федераль һәм республика программалары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә техниканы яңартырга кирәк –машиналар паркы искергән.
Министр районда терлек азыгын әзерләүне уңай бәяләде. Шулай ук сүз субсидияләр бирү, гаилә фермалары турында барды. Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, “Кама-Тамагы” авыл хуҗалыгы предприятиесендә күпьеллык үләннәр 722 гектарда чабып алынган, бу планның 11 процентын тәшкил итә. Үләннең күбесе печәнгә җибәрелгән, калган масса яшел азык сыйфатында кулланылган. Ленин исемендәге ҖЧҖ һәм “Олы Кариле” ААҖ үләннәрне чабарга әле керешмәгән.