Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне татар халык бәйрәме - Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм!
Күп гасырлар дәвамында ул татарлар өчен иң яраткан, шатлыклы һәм көтеп алына торган бәйрәм булды һәм шулай булачак та. Халкыбыз вәкилләре кайда гына яшәсә дә, Сабан туе аларга үз тамырларын барлау, иң күркәм сыйфатларын күрсәтү мөмкинлеге бирә. Бу бәйрәм - милли мәдәниятебезне сугарып торучы, буыннар арасында рухи бәйләнеш булдыручы мәңге тере чыганак.
Ямьле Сабан туе бөтенхалык мәхәббәтен казанды. Хәзер аны Татарстанда гына түгел, Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә дә уздыралар, Бәйрәм мәйданына барлык милләт һәм дин вәкилләре җыела. Бу безне берләштерә, татар мәдәниятен популярлаштыруга, тынычлыкны һәм иминлекне ныгытуга ярдәм итә.
Сабан туенда авыл уңганнарын тантаналы шартларда тәбрикләү, хөрмәтләү матур традициягэ әйләнде. Республика халкын азык-төлек белән тәэмин итүөчен алар зур тырышлык куялар. Сабан туеның данлыклы батырлары, мәшһүр мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән беррәттән, хезмәт алдынгыларының урыны мәйдан түрендә.
Россия тарихы елында һәм Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елында Сабан туен бәйрәм итү аеруча актуаль яңгыраш тапты. Татар халкыныңәлеге нурлы бәйрәме уртак рухи хәзинәгәәверелде, һәм Россиянең купмилләтле мәдәнияте елъязмасында ныклы урын алды. Без моның белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Кадерле дуслар! Сезнең барыгызга да ихлас куңелдән нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Сабан туе күңеллэребезне шатлык нурына күмсен, җиңүләргә рухландырсын, яшәү дәрте бирсен!
Татарстан Республикасы Президенты
Р.Н.Миңнеханов