Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Азнакай һәм Ютазы районнарында булды.
Азнакайга эш сәфәре башында министр район башлыгы Рафис Гәләвиев һәм Идарә начальнигы Миргасим Усманов озатуында хуҗалык кырлары белән танышты. Аннан соң Фәндус Кәримовның крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Биредә 1100 мөгезле эре терлек, шул исәптән 450 сыер бар. Фермер хәзерге вакытта 20 мең башка исәпләнгән күркә фермасы төзү белән мәшгуль.
Ютазы районына сәфәр вакытында Марат Әхмәтовны район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм Идарә начальнигы Атлас Гайнетдинов озатып йөрде. Вертолеттан кырларның торышын күзәткәннән соң, министр агрофирма, хуҗалык, оешма җитәкчеләре белән очрашты.
«Синоптикларның май аена фаразы туры килде. Югары температура җирнең өске катламын киптерде. Без чәчүне иртә башлап уңдык», - диде Марат Әхмәтов. Ютазы игенчеләре быел чәү эшләренә 7 апрельдә кереште. Районда пар җирләре 3,2 мең гектарны тәшкил итә (14%).
Очрашу вакытында фермага илтүче юлларга асфальт салу мәсьәләсе кузгатылды. Районда бу программа буенча ике фермага асфальт түшәлгән. Якын киләчәктә тагын 2 фермага юл салу планлаштырыла.
Министр очрашу барышында Ютазы районының Тукай исемендәге ҖЧҖ һәм Вафауллин крестьян–фермер хуҗалыгы җитәкчеләренә «Нью Холланд» тракторы ачкычларын тапшырды.