ТР Президенты фикеренчә, илдә мелиорация системасын үстерми торып, авыл хуҗалыгының көндәшлегенә ирешеп булмаячак.
Татарстан мелиораторлары республикада әлеге тармакка нигез салынуның 90 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан бүген “Корстон”да зур бәйрәм оештырылды. Авыл хуҗалыгының әлеге мөһим тармагы хезмәткәрләрен һәм бу юнәлешне үстерүгә зур өлеш керткән ветераннарны котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Евгений Лопухов, ТР Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һ.б. килгән иде.
“Социализмнан базар мөнәсәбәтләренә күчү чорында ил күләмендә мелиорациягә игътибар кимеде. Бу финанс мөмкинлекләре җитмәү белән бәйле иде. Кайбер кыенлыклар булуга карамастан, безнең мелиорация тармагы сакланып калды”, - дип чыгыш ясады ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. ТР Президенты әлеге системаны булдыруга зур өлеш керткән ветераннарга, тармакны җитәкләгән министрларга рәхмәтен белдерде. Тармакны 13 ел дәверендә җитәкләгән Минтимер Шәймиевкә аерым рәхмәтен җиткерде. “Тармактагы югары стандарт ул эшләгән чорда салынды”, - дип билгеләп үтте Президент.
“Республикада мелиорацияне элек булган формада саклап кала алмадык. Бу ил дәрәҗәсендә генә мөмкин. Мелиорация бүген ил күләмендә җитди инвестицияләр салуны таләп итә торган тармак”, - дип ассызыклады республика башлыгы. Рөстәм Миңнеханов 2010нчы елгы корылыкның күп әйберләргә күзне ачуын билгеләп үтте. “Безгә чит илләрдән бәрәңге кайтартырга туры килде. Белоруссиядән 40 мең тоннага якын бәрәңге кайтарылды. Читтән 1 млн тоннадан артык сусыл, тупас азык һәм 1 млн тонна ашлык кертелде. Безнең зона рисклы игенчелек зонасы. Бары мелиорация, аның мөмкинлекләрен максималь файдаланып кына, рискларны киметеп була. Шулай булганда гына авыл хуҗалыгы конкурентлыгын саклап кала ала”, - ди ул. Президент шушы ике ел эчендә республикада мелиорация объектларын модернизацияләнүен, заманча җиһазлар сатып алынуын, бу эшнең алга таба да дәвам итәчәген җиткерде. Мелиорация тармагын үстерү программасының агросәнәгать секторы бурычларын гына түгел, социаль бурычларны да чишүенә игътибар юнәлтте. Рөстәм Миңнеханов тармак ветераннары һәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдереп, бертөркем хезмәткәрләргә ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Тармак хезмәткәрләре белән бергә һөнәри бәйрәмен ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә билгеләп үтте. 13 ел тормышын шушы тармакка фидакарь хезмәткә багышлаган бу шәхеснең коллегаларына әйтер сүзләре күп иде. Минтимер Шәймиев чыгышын республикада иген уңышы сагында торучыларга рәхмәт сүзләреннән башлады. Ул да тармакның үсешен капитал салулардан башка күзаллап булмавын җиткерде. Аның сүзләренә караганда, Идел буенда һәр өч елның берсе теге яки бу дәрәҗәдә корылыклы ел була. “Хәзер бу тармакны карап тоту җиңел түгел. Туйганчы ипи ашыйк дисәк, ил алга таба тармакка ярдәм формаларын табарга тиеш”, - ди Дәүләт Киңәшчесе.
Соңрак ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов сүз алды. Аның ассызыклавынча, тармакны үстерү өчен, заманча сугару җайланмалары, агрегатлары сатып алу гына җитми, әзерлекле кешеләр белән дә эшли белергә кирәк.
Залга җыелучыларны РФ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры исеменнән министрлыкның Мелиорация департаменты директоры Евгений Лопухов котлады, 2020нче елга кадәр мелиорация тармагын үстерү буенча федераль программаның эшләнүе турында җиткерде.