Республика хуҗалыкларында әледән-әле явып узган җылы яңгырлардан соң печәннәр күкрәп үсә. Вакытында чабып, киптереп, кышлыкка әзерләү өчен иң кулай вакыт хәзер. Шуңа да карамастан, сыныкка сылтау табып, республиканың байтак хуҗалыклары бүген дә әле печәнгә төшүне тартып-сузып килә.
Белгечләр әйтүенчә, күпьеллыклардан югары сыйфатлы печән алам дисәң, аларны дүрт ел саен яңартып тору кирәк. Бездә исә озак еллар буена файдаланып, күпьеллык дип аталудан ерак булган мәйданнарның күләме дә елдан-ел арта.
Узган елларда республикада печән мәйданнарын 700 мең гектарга җиткерү бурычы куела иде. Хәзер анысы да йөзләрчә мең гектарга кимегән! Ике ел рәттән килгән корылыкның аяныч нәтиҗәләрен дә бик тиз онытабыз. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел гына да хуҗалыкларда күпьеллык мәйданнары 61700 гектарга кимүе киләчәктә тагын да зуррак борчулар алып килүе дә бар бит. Ник дигәндә, корылык киләсе елларда кабатланмас дип кем раслый ала? Шуңа да Ходай биргән печәнне вакытында җыеп алу өчен булган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйсы иде.
Яңарак кына Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган зона киңәшмәләрендә хуҗалыкларда сыйфатлы терлек азыгы әзерләү турында җитди сөйләшүләр узды. Семинар-киңәшмәләрдә яңгыраган саннар һәм фактлардан күренгәнчә, республиканың күп хуҗалыклары печән әзерләү эшенә быел, ни сәбәпледер, тиешенчә әзерләнмәгән. Узган елдан калган запасларга ышанып, быел бу эшне тартып-сузып килүчеләр дә бар.
Шул ук вакытта Әлки һәм Мамадыш районы хуҗалыкларында икешәр мең тонна печән әзерләргә өлгергәннәр дә инде. Югыйсә аларда да узган елдан калган терлек азыгы запасы шактый. Шулай булуга да карамастан, Әлки районында ун мең тоннага якын сенаж салганнар! Бу эш тәүлек буена дәвам итә икән. Азнакай районы хуҗалыклары да терлек азыгы әзерләү буенча өлгерлек күрсәтә. Башка еллардан аермалы буларак, быел азнакайлылар печәнгә дә республикада иң беренчеләрдән булып төште, сенажны да инде 7 мең тонна әзерләргә өлгергәннәр.
Ә менә витаминлы үлән җыю буенча Буа районы хуҗалыкларына тиңнәр сирәк. Район хуҗалыкларында печән әзерләү белән беррәттән сенаж салу да оешкан төстә дәвам итә анысы. Тик озын кыш дәвамында яфрак азыкны куллану да бик мөһим бит. Яңа туган бозауларны саклап калуда витаминлы азыкның әһәмияте әйтеп бетергесез.
Бүген авылда печәнне чалгы белән чабучы сирәк. Хәтта шәхси хуҗалыклар да физик яктан зур көч таләп итүче бу эшне техника ярдәмендә башкарырга тырыша. Тик бу кадәресе дә төрле авылда төрлечә шул. Кайбер хуҗалыклар, пай җирләреннән файдалансалар да, шәхси хуҗалыкларга ярдәмгә ашыгып тормый. Җирлек башлыклары да мондый эш-мәшәкатьләрдән читтәрәк калырга тырыша. Нәтиҗәдә авылларда терлек асраучыларның саны кими. Югыйсә бу гамәл – җирлек башлыкларының да пай җирләреннән файдаланучы хуҗалык җитәкчеләре эшендә төп күрсәткеч булып саналырга хаклы.
Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итәргә мөмкинлек булмаса бер хәл. Республика хуҗалыкларының күпчелегендә техника үзләрен генә түгел, шәхси хуҗалыкларны да печән белән тәэмин итәрлек. Тик эшне оештыру гына җитми. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүген республика хуҗалыкларында көн саен нибары 8-9 мең гектарда печән чабыла. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов раславынча, хәзерге вакытта бу күрсәткеч көнгә 40 мең гектардан да ким булмаска тиеш. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, ди министр.
Камил Сәгъдәтшин