Авыл хуҗалыгы җирләрен акча эшләү максатыннан сатып ала башлаганнар. Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында узган киңәшмәдә бәян иткәннәр. Аграр министр Николай Федоров уздырган киңәшмәдә Россия төбәкләрендә максатчан кулланылмый һәм җир кишәрлекләреннән яшерен файдалану очраклары шактый булуы ассызыкланган.
Бәйге нәтиҗәләре буенча “Абсолют чемпион” исеменә Мөслим районының ҖЧҖ АФ “Ик” хуҗалыгыннан Наталья Жданова лаек дип табылды.
Чүп үләннәргә каршы көрәш быел аеруча оешкан төстә бара. 1 миллион 700 мең гектар чәчүлек җирнең төрле препаратлар белән эшкәртелүе шуны раслый. Чистай, Арча, Нурлат, Алексеевск һәм башка кайбер район хуҗалыклары бу эштә аеруча өлгерлек күрсәтә.
Быел май аенда һава торышы чагыштырмача кызу булгач, печән иртәрәк өлгерде. Чәчү эшләрен кыска вакыт эчендә башкарып чыга алган хуҗалыклар терлек азыгы әзерләүгә атна-ун көнгә алданрак тотынды.
Хәзерге вакытта ТР хуҗалыкларында 503,8 мең гектар мәйдан күпьеллык үләннәрнең 310 мең гектары чабылган, бу планның 62 процентын тәшкил итә. Узган тәүлектә 19,4 мең гектар җирдә күпьеллыклар чабылган.
2012 нче елның 20-21 июнь көннәрендә Питрәч районының ҖЧҖ «Рацин-Шәле» хуҗалыгында сыер савучыларның 41 нче республика конкурсы узачак. Анда район ярышларында җиңү яулаган 44 оператор катнашачак.
2012 нче елның 18 нче июненә алынган оператив мәгълүматлар буенча, Татарстанда чүп үләннәренә каршы 1,9 миллион гектарга якын чәчүлек җире эшкәртелгән, бу планлаштырылган мәйданның 76 % тәшкил итә. Узган елда бу вакытка якынча 1,4 миллион гектар җир эшкәртелгән (59%).
2012 нче елның 15 июненә бирелгән мәгълүматлар буенча, Татарстанда терлек азыгына чабылган күпьеллык үләннәрнең мәйданы 225,7 мең гектарны тәшкил итә. Бу планның 45% дигән сүз. 12,3 мең гектарда эш алып барган Арча игенчеләре биредә аерылып тора.
2012 нче елның 14 июненә бирелгән мәгълүматлар буенча республикада чәчүлекләрне чүп үләннәренә каршы эшкәртү якынча 1,7 млн. га мәйданда башкарылган, бу планның 68% тәшкил итә. Узган ел бу көнне барлыгы 1,1 млн. га җирдә 49% эш башкарылган булган.
Бүген ТР Хөкүмәт йортында АТЭС форумы чаралары йомгакларына багышланган брифинг узды. Чарада ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Руслан Кәбиров һәм ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.