ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә (ТИПКАда) Татарстан Республикасы муниципаль районнарының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары өчен “Дәүләт һәм муниципаль идарә” программасы буенча укулар башланды.

Саба муниципаль районыннан Рушан Миңнегулов Кышкы Паралимпия уеннары Чемпионы булды, ул классик стильдә баскан килеш 20 км чаңгы ярышында беренче килеп, алтын медаль алды.


11
март, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлек чалу пунктларын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хсаметдинов, Ветеринария һәм санитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасыидарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәтрахманов һәм башкалар катнашты.

Иртәгә, 12 мартта, Кукмара муниципаль районында “Токым хуҗалыкларының 2013 елгы эшенә йомгаклар һәм 2014 елга бурычлар” темасына киңәшмә узачак.

Очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов катнашыр дип көтелә.

Токымлы менге (атланып йөри торган) атларда Россия Федерациясе Президенты призына ат чабышларына әзерләнү башланды. Чара ел саен Россия Федерациясе Президентының 2005 елның 29 гыйнварындагы 39-рп номерлы Күрсәтмәсе нигезендә үткәрелә.


7
март, 2014 ел
җомга

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең матурлыгы сездә – хатын-кызларда. Сезгә хас булган күркәм сыйфатлар: сөйкемлелек һәм ягымлылык, игелеклелек һәм кайгыртучанлык табигатькә ямь, күңелләргә дәрт, яңа үрләр яуларга көч-куәт өсти, җанга тынычлык бирә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры МаратӘхмәтов төрле елларда республикабызның АПК тармакларындафидакарь хезмәт иткән хатын-кыз ветераннарны беренче яз бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә 2013 елның ноябреннән башлап факультетлар деканатлары белән берлектә Югары уку йортына кадәрге белем бирү һәм эшкә урнаштыру үзәге тарафыннан муниципаль районнар башлыклары, муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән 32 очрашу үткәрелде.


6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

14-16 мартта Казанда Татарстан авыллары эшкуарларының III Бөтенроссия җыены булачак.

Җыен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан чакырыла.

«Авылдаш» проекты кысаларында 28 февраль - 2 март көннәрендә Бөгелмә муниципаль районында авыл яшьләренең туристлык слеты булды. А. Д. Губин ис. ял базасына Бөгелмә, Баулы, Лениногорск муниципаль районнарыннан, шулай ук Самара һәм Оренбург өлкәләреннән 50ләп яшьләр килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International