Иртәгә токым хуҗалыкларында узган ел эшенә йомгаклар ясыйлар

2014 елның 11 марты, сишәмбе

Иртәгә, 12 мартта, Кукмара муниципаль районында “Токым хуҗалыкларының 2013 елгы эшенә йомгаклар һәм 2014 елга бурычлар” темасына киңәшмә узачак.

Очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов катнашыр дип көтелә.

Чарага токым хуҗалыклары җитәкчеләре, токым предприятиеләре директорлары, инвестиция компанияләре директорлары, районнарның СПС башлыклары чакырыла. Барлыгы 130дан артык кеше катнашыр дип көтелә.

Җыелышның практика өлешендә сөт саву бүлегенең эше белән, сөт комплексының төзелеш мәйданчыгы белән, катнаш азык әзерләү цехы һ.б.лар белән таныштылар.

Пленар өлештә “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә токым эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” башлыгы Илсур Закиров узган ел эшенә йомгаклар ясыйачак. Шулай ук токым хуҗалыклары җитәкчеләренең чыгышлары да көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International