Бүген өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә (ТИПКАда) Татарстан Республикасы муниципаль районнарының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары өчен “Дәүләт һәм муниципаль идарә” программасы буенча укулар башланды.
Уку программасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшерү институты (ТатНИИСХ РАСХН) ДФУ галимнәре, «Татагролизинг» ААҖ вәкилләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе, «Россельхозбанк» ААҖ, «Элиталы орлыклар» ассоциациясе, өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” белгечләре белән түгәрәк өстәлләр, очрашулар үткәрү каралган.
Язгы кыр эшләренә әзерләнүгә һәм аларны уңышлы башкаруга аерым игътибар биреләчәк.
Курсларга йөрүчеләр уку йомгаклары буенча кыска срокта квалификация күтәрү турында таныклыклар алачаклар.