Гүзәл хатын-кызлар!

2014 елның 7 марты, җомга

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең матурлыгы сездә – хатын-кызларда. Сезгә хас булган күркәм сыйфатлар: сөйкемлелек һәм ягымлылык, игелеклелек һәм кайгыртучанлык табигатькә ямь, күңелләргә дәрт, яңа үрләр яуларга көч-куәт өсти, җанга тынычлык бирә.

Хатын-кыз ул гаилә учагын саклаучы да, бер үк вакытта халкыбызның бүгенге гореф-гадәтләрен, йолаларын, әхлакый тотрыклылыкны, дөньяга булган карашны, ягъни милләтебезнең рухи, мәдәни байлыгын яшь буынга күчерүче дә ул. Сез тормыш матурлыгын тоярга, хезмәтне сөяргә өйрәтүче дә. Шул уңайдан кырларда һәм фермаларда эшләүче, диңгез һәм океаннарда хезмәт күрсәтүче һәм гомумән барлык хатын-кызларыбызның роле гаять зур. Үзегезнең фидакарь хезмәтегез белән Сез илебез байлыгын, дәүләтебез куәтен арттыруга, илдә тынычлык һәм иминлек булдыруга, рухи кыйммәтләрне саклап калуга һәм ишәйтүгә зур өлеш кертәсез.

Кадерле әниләр һәм әбиләр, апалар һәм сеңелләр, хатыннар һәм кызлар! Сездә булган мәрхәмәт һәм чыдамлык, наз һәм кайгыртучанлык, сезнең сөйкемле елмаюыгыз һәм назлы карашыгыз каршында баш иябез. Сезнең сәламәтлегегез һәрвакыт нык, рухыгыз көчле, мәңге сынмаслык булсын, бәхетегез – иксез-чиксез, мәхәббәтегез мәңгелек булсын!

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Н.В. Федоров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International