Муниципаль районнар башлыклары белән очрашулар тәмамланды

2014 елның 7 марты, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә 2013 елның ноябреннән башлап факультетлар деканатлары белән берлектә Югары уку йортына кадәрге белем бирү һәм эшкә урнаштыру үзәге тарафыннан муниципаль районнар башлыклары, муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән 32 очрашу үткәрелде.

Очрашулар Татарстан Республикасы муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы предприятиеләренә югары квалификацияле кадрлар җәлеп итү һәм Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап чыгучыларны эшкә урнаштыруга ярдәм итү максатларында үткәрелде.

Әлеге чаралар муниципаль районнарның социаль-икътисадый үсеше, районнарның перспективасы һәм җитәкчелек тарафыннан куела торган торган бурычлар турында студентларга мәгълүмат җиткерергә, шулай ук яшь белгечләргә ярдәм итү өчен бүгенге көнгә әзерләнгән программалар белән таныштырырга мөмкинлек бирде.

Студентлар практика узар өчен булачак эш бирүчеләрне, авыл хуҗалыгы предпритиеләрен үзләре мөстәкыйльрәвештә сайлый алачаклар. Моннан тыш, студентлар, нинди рәвештә укуга карамастан, авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм югары уку йорты белән өчьяклы шартнамә төзи алалар. Андый шартнамә, укып бетергәннән соң, шушы предприятиедә эшкә урнашу гарантиясен бирә. Кайбер предприятиеләр, мондый шартнамәне төзегәндә, студентларга эшкә урнашуга гарантия белән бергә предприятие акчаларыннан стипендия түләп торырга да тәкъдим итәләр.

Әлеге чараларда Казан дәүләт аграр университеты агрономия факультетының, Механикалаштыру һәм техник сервис институтының, Икътисад институтының, урман хуҗалыгы һәм экология факультетының 1 һәм 5 курс студентлары катнашты. Барлык студентлар районнар башлыкларына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.

Очрашулар ахырында җитәкчеләр, студентларны үз предприятиеләрендә җитештерү һәм диплом алды практикалары узарга чакырып, элемтәгә керү өчен белешмәләр калдырдылар.

Бүгенге көндә авылда агрономнар һәм инженерлар иң кирәкле белгечләрдән санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International