«Авылдаш» проекты кысаларында 28 февраль - 2 март көннәрендә Бөгелмә муниципаль районында авыл яшьләренең туристлык слеты булды. А. Д. Губин ис. ял базасына Бөгелмә, Баулы, Лениногорск муниципаль районнарыннан, шулай ук Самара һәм Оренбург өлкәләреннән 50ләп яшьләр килде.
Яшьләрнең ялын оештыруга, яшьләр мохитендә туризмны популярлаштыруга, иҗади элемтәләрне ныгытуга, гаиләтрадицияләрен пропагандалауга юнәлдерелгән «Авылдаш» проекты узган елның ноябрендә «Авылда социаль проектлаштыру» конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды.
Спорт-туристлык, мәдәни-мссакүләм чаралардан тыш, слет программасы нигезендә “ТР студентлар лигасы” РМОО вәкилләре белән очрашулар оештырылды, алар проектлар эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм республикада гамәлгә ашырыла торган студент яшьләрнең социаль проектлары турында сөйләделәр. Яшьләргә шунда ук социаль әһәмиятле проектлар язып карау мөмкинлеге бирелде. Әзерлек эшләреннән соң жюри хөкеменә авыл җирлеге яшьләренең мәдәни-ял һәм мәгариф-танып белү эшчәнлегенә юнәлдерелгән 3 проект чыгарылды.
Яшьләр авыл хуҗалыгы техникасы турындагы белемнәрен тулыландырдылар, яшь белгечләргә куела торган таләпләр белән таныштылар, хезмәт хакы һәм авылда яшьләр өчен торак мәсьәләләре һ.б.лар хакында фикер алыштылар. Эшкуарлар өчен гамәлдәге программаларга һәм бизнес-планлаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе.