Саба муниципаль районыннан Рушан Миңнегулов Кышкы Паралимпия уеннары Чемпионы булды, ул классик стильдә баскан килеш 20 км чаңгы ярышында беренче килеп, алтын медаль алды.
Рушан Миңнегулов финишка 50 минут 55 секунд нәтиҗә белән килеп җитте, финлы Илка Томистодан 36,4 секундка алданрак килде. Шуның белән Рушан Миңнегулов илебез өчен гомумкоманда медальләр исәбенә алтынчы алтын медальне өстәде.
Бронзаны шулай ук безнең ил вәкиле Владислав Лекомцев алды, ул Рушаннан 49,5 секундка соңрак килде.
Байлар Сабасыннан Рушан Миңнегуловка Сочида Кышкы Паралимпия уеннарында тагын кимендә ике стартта катнашасы бар әле. 12 мартта ирекле стильдә спринт – 1 км ераклыкка һәм 16 мартта шул ук стильдә 10 км ераклыкка.