Җилдән җитез

2014 елның 11 марты, сишәмбе

Токымлы менге (атланып йөри торган) атларда Россия Федерациясе Президенты призына ат чабышларына әзерләнү башланды. Чара ел саен Россия Федерациясе Президентының 2005 елның 29 гыйнварындагы 39-рп номерлы Күрсәтмәсе нигезендә үткәрелә.

Токымлы менге атларның Россия дәүләт токым кенәгәсе 1999 елда халыкара комитет тарафыннан “танылган” статуска ия булган иде. Мондый токым атларын дөньяның күп илләрендә үрчетәләр, әмма “танылган” статуслы токым китаплары 69 илдә генә бар.

Россия Федерациясе Президенты призына чабышлар дүрт һәм аннан олырак яшьтәге токымлы менге атларда 2400 метр классик дистанциядә үткәрелә. Бәйгеләрдә җиңүчеләр һәм призерлар югары рейтинг алалар, бу исә алардан селекция өлкәсендә киң күләмдә куллану мөмкинлеген бирә.

Россиядә бүген 300дән артык токымлы менге атлар хуҗасы бар, болар ат үрчетү белән шөгыльләнүче заводлар. Теркәлә торган кырыкмыш тайларның саны ел саен 700 баштан артып китә.

Монда Волгоград өлкәсенең «Волгоградский» ААҖ, Краснодар краеның «Восход» ААҖ, һәм Ростов өлкәсенең «Донской» ААҖ токымлы ат заводлары әйдәүчеләрдән санала.

Токымлы менге атларны даими рәвештә рәсми сынаулар (чабышлар) токымлы атларны сынау кагыйдәләре нигезендә илебезнең түбәндәге 10: Үзәк Мәскәү, Ростов, Казан, Пятигорск, Уфада «Акбүзат», Краснодар, Якутск, Хакассия, Элистинск һәм Нальчик ипподромында үткәрелә.

2014 елда Россия Федерациясе Президенты призына ат чабышлары Үзәк Мәскәү ипподромында үткәрелә. Моңа кадәр алар ике мәртәбә - Казан һәм Ростов-Донда, бер мәртәбә – Пятигорск ипподромында һәм биш мәртәбә Үзәк Мәскәү ипподромында үткәрелгән иде.

Россия Федерациясе Президенты призына ат чабышларында катнашырга омтылу атларның яңа хуҗаларына токымлы шундый атлар үрчетүгә зур игътибар бирергә, чабышларда катнашуга тиешле дәрәҗәдә әзерләнергә һәм катнашучыларга тренинглар уздырырга этәргеч, дөньяда иң яхшылардан саналган селекция материалы алу мөмкинлеген бирә.

2004 - 2013 елларда ат чабышлары уздыру төбәкләрдә ат үрчетү һәм ипподром эшен активлаштырырга ярдәм итте, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International