Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры МаратӘхмәтов төрле елларда республикабызның АПК тармакларындафидакарь хезмәт иткән хатын-кыз ветераннарны беренче яз бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
Игенчеләр Сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 80нән артык ветеран хатын-кызлары җыелды. Марат Әхмәтов аларга фидакарь хезмәт итүләре өчен рәхмәт белдерде, ул буынның һәрвакыт, үз-үзләрен аямыйча, эшләрен намус белән башкаруларын билгеләп үтте.
«Бу тормышта ялгыз булмыйча, һәрвакыт кемгәдер кирәкле булып яшәвең аеруча мөһим, шуңа күрә дә мин сезгә якыннарыгызның һәм туганнарыгызның җан җылысын тоеп, аларның игелеген күреп яшәргә язсын дип телим”, - диде Марат Әхмәтов һәм аларны яз бәйрәме белән котлап, барысына да хәерле озын гомер һәм күңелләренең һәрвакыт язгы көннәр кебек кояшлы, күтәренке булуын теләде.
Министрның беренче урынбасары Николай Титов моңа кадәр төрле вазыйфаларда эшләп киткән хатын-кызларга шулай ук рәхмәт сүзләре әйтте.
«Кадерле ветераннар! Иң мөһиме, сау-сәламәт булып, озын гомер итәргә язсын сезгә. Күңелегез һәвакыт авылларча иркен, саф, чиста булсын. Тормышыгыз имин, көннәрегез якты, кояшлы булсын!” - дип котлады Николай Титов.
Ветеран хатын-кызларны шулай ук Татарстан Республикасы АПК хезмәткәрләре һөнәр берлекләренең Татарстан Республикасы комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина да котлап, аларга үзенең рәхмәтен белдерде.
«Өегездә тынычлык, илдә-көндә иминлек булсын, саулык-сәламәтлек телим сезгә. Еллар узуга да карамастан, күңелегез һәрвакыт яшь һәм күтәренке булсын!” - диде Фәридә Гарифуллина.
Ветераннарга бүләкләр һәм чәчәкләр бүләк иттеләр, шулай ук концерт программасы булды.