ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2014 ел
дүшәмбе
18-20 мартта “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә «Энергетика. Ресурсларны саклау» 15 нче халыкара махсуслашырылган күргәзмә узачак.

18 - 21 мартта «Сөт һәм ит индустриясе» XII халыкара күргәзмәсе – Россиядә сөт, ит һәм кошчылык тармаклары өчен аерым әзерләнгән бердәнбер махсуслаштырылган чара үткәреләчәк.

Форумда агросәнәгать комплексы җитештерүенең тулы циклы – нәселле хайваннар һәм кош-кортлар репродукциясеннән, аларны үстерүдән, тотудан һәм симертүдән башлап терлекчелек һәм кошчылык продукциясен эшкәртүгә һәм төргәкләүгә кадәр күрсәтеләчәк.


15
март, 2014 ел
шимбә

Бүген Татарстан авыллары эшкуарларының III Бөтенроссия җыенының пленар утырышы булды.

Татарстан авыллары эшкуарларының III Бөтенроссия җыены 14 - 16 мартта Казанда уза. Ул Бөтендөнья татар конгрессыбашкарма комитеты һәм “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла. Җыен эшендә Россия Федерациясенең 33 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасыннан 400дән артык делегат, Татарстан Республикасы хакимияте органнары вәкилләре, бизнес белән шөгыльләнүчеләр, галимнәр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша. Казанга беренче мәртәбә Ростов өлкәсеннән һәм Хабаровск краеннан делегатлар килде, кунаклар буларак Кытайдан эшкуарлар чакырылды.


14
март, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтының Матбугат хезмәте бүлегендә яңа рубрика эшли башлады.

Бу рубрикада аудиоматериаллар урнаштырылачак.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме бирү өчен Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларын конкурс нигезендә сайлап алуны үткәрү турында игълан итә.

Ел саен план буенча үткәрелә торган ветеринария чараларын гамәлгә ашыру башланды. Бу чараларга авыл хуҗалыгы терлекләрендә йогышлы авыруларны кисәтүгә, ачыклауга һәм бетерүгә юнәлдерелгән, йогышлы авыру чыганакларын, аны ияртү факторларын юкка чыгаруны, авыл хуҗалыгы терлекләренең патоген микроорганизмнар белән зарарлануына каршы торучанлыгын арттыруны күздә тота торган эпизоотиягә каршы план буенча язгы чаралар комплексы керә. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә.


13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА)” федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә агымдагы елның 2 аенда терлекчелек эшенә йомгаклар ясау буенча республика киңәшмәсе булды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә барды.

12 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты утырышы булды, анда туфракны саклау һәм җир ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану өлкәсендәге законнарның үтәлеше турында мәгълүмат тыңланды.

Нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов чыгыш ясады. 

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Мелиорация департаменты директоры вазыйфасын башкаручы Даниил Путятин җитәкчелегендә “Россия Федерациясенең аерым закон актларына җирләрне мелиорацияләү мөнәсәбәтләрен камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон проектын эшләүнең барышы хакында фикер алышу буенча эшче киңәшмә узды.


12
март, 2014 ел
чәршәмбе

"Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты" исемен Югары һөнәри белем федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры, ветеринария фәннәре докторы, профессор Галимҗан Кәбировка, шул ук югары уку йортының кафедра мөдире, ветеринария фәннәре докторы, профессор Азат Алимовка, шулай ук кафедра мөдире, ветеринария фәннәре докторы, профессор Марс Алиевка; Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Бөтенроссия кошчылык фәнни-тикшеренү һәм технологик институты дәүләт фәнни учреждениесенең әйдәүче фәнни хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Елена Андриановага, “АНТ” ҖЧҖнең фән буенча директор урынбасары, химик фәннәр кандидаты Лилия Әхмәтовага, “АНТ” ҖЧҖ директоры, медицинафәннәре кандидаты Җәлил Сибгәтуллинга, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең “Смена” селекция-генетика үзәге нәселле кошчылык заводы федераль дәүләт унитар предприятиесе директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Дмитрий Ефимовка бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International