Министрлыкта Таможня берлегенең “Ит һәм ит продукциясе иминлеге турында” техник регламенты таләпләре буенча фикер алыштылар

2014 елның 11 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлек чалу пунктларын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хсаметдинов, Ветеринария һәм санитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасыидарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәтрахманов һәм башкалар катнашты.

Татарстан кулланучылар берлеге системасында терлек чалу мәйданчыкларының һәм пунктларының торышы турында Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов сөйләде.

Татарстан Республикасының фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров КФХ һәм крестьян хуҗалыкларының бүгенге торышы, шулай ук таможня берлегенең техник регламентлары үз көченә керүгә бәйле рәвештә алга куелган бурычлар турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хсаметдинов Таможняберлегенең “Ит һәм ит продукциясе иминлеге турында” техник регламенты таләпләре һәм терлек чалу пунктларына ветеринария-санитария таләпләре турындагы нотык белән чыгыш ясады.

2014 елның 1 маеннан Таможня берлегенең “Ит һәм ит продукциясе иминлеге турында” техник регламенты үз көченә керә.

Әлеге техник регламентны техник җайга салу объектларына чалу продуктлары һәм ит продукциясе, шулай ук чалу продуктларын һәм ит продукциясен җитештерү, саклау, ташу, сату, утильләштерү процесслары керә.

Алмаз Хисаметдинов, әлеге техник регламентның гамәли көче гражданнар тарафыннан өй шартларында җитештерелә торган һәм (яисә) шәхси хуҗалыкларда яисә терлекчелек белән шөгыльләнүче гражданнар тарафыннан җитештерелә торган чалу продуктларына һәм ит продукциясенә, шулай ук бары тик шәхси куллану һәм Таможня берлегенең таможня территориясендә әйләнешкә кертү өчен билгеләнмәгән чалу продуктларын һәм ит продукциясен җитештерү, саклау, ташу, сату, утильләштерү процессларына кагылмый, дип билгеләп үтте.

Терлекләр дәүләт тарафыннан теркәлгән җитештерү объектларында чалынырга тиеш. Чалынган терлек түшкәсе һәм аның башка өлешләре ветеринария-санитария экспертизасы узарга һәм аларга келәймә сугылырга тиеш. Чалу продуктларына ветеринария сертификаты бирелергә тиеш.

Очрашу ахырында министр республиканың муниципаль районнарында терлек чалу пунктларын төзү концепцияләрен эшләү бурычларын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International