Татарстан авыллары эшкуарларының III Бөтенроссия җыены

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

14-16 мартта Казанда Татарстан авыллары эшкуарларының III Бөтенроссия җыены булачак.

Җыен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан чакырыла.

Җыен кысаларында эшкуарлар Сукырлар өчен мөселман укыту-реалибитация үзәге эшчәнлеге һәм “Ярдәм” мәчете, хәләл продукция һәм халык кәсеп товарлары җитештерүчеләрнең күргәзмә-ярминкәсе белән танышачаклар.

Катнашучыларны шулай ук Иске татар бистәсе җуйлап җәяүле сәяхәт көтә, аларны Г.Камал исемендәге ТДАТына спектакльгә алып бару, Самара өлкәсенең Әлкәй авылындагы авыл эшкуарларының эш тәҗрибәсе белән таныштыру планлаштырыла.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашыр дип көтелә.

Исегезгә төшерәбез, беренче корылтай 2012 елда булган иде, анда авыл эшкуарлары тормышының төрле якларына кагыла торган мөһим проблемалар буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International