ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2014 ел
чәршәмбе

18-20 мартта “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә «Энергетика. Ресурсларны саклау» 15 нче Халыкара махсуслашырылган күргәзмә узачак.

Күргәзмәне Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге, Казан Мэриясе, “Казан ярминкәсе” ААҖ оештыралар.

Оператив күрсәткечләр буенча бүгенге көнгә язгы кыр эшләренә 81% трактор, 90% чәчкеч, 69% чәчү комплексы, 91% культиватор әзерләнгән.

Язгы кыр эшләренә барлыгы 10000 бер. тракторны чыгару планлаштырыла, шул исәптән 1500 бер. энергия белән тәэмин ителгәнен, 556 бер. чәчү комплексы, 5000 бер. чәчкеч, 6000 бер. культиватор.

Кичә Кукмара муниципаль районының Янил авылында модульле участок ветеринария пунктлары төзү программасы буенча төзелгән чираттагы ветеринария участогын ачу тантанасы булды.


4
март, 2014 ел
сишәмбе

ТИПКАның (Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтының) хезмәтне саклау буенча укыту-методик үзәгендә Татарстан Республикасы Кулланучылар берлеге җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”неңТатарстан Республикасы буенча район инспекторлары, Казан кооператив техникумы, “Җидегән чишмә” АФ ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен укулар оештырылды.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында сөт һәм сөт продукциясе иминлеген техник җайга салу мәсьәләләребуенча эшче төркем утырышы будлды, анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның сөт продуктларындагы аксым күләменә карата таләпләрне арттыруның зарурлыгы турындагы йөкләмәләрен үтәү турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының, Росстандартның, Ростехнадзорның профильле департаментлары җитәкчеләре һәм белгечләре, Сөт җитештерүчеләрнең илкүләм берлеге вәкилләре, министрлык тарафыннан расланган эшче төркем әгъзалары катнашты.

Агымдагы елның апрель башында Казанда IV Халыкара ветеринария конгрессы булачак.

Халыкара ветеринария конгрессы Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия кошчылык берлеге һәм башкалар катнашында ветеринария ассоциациясе тарафыннан оештырыла.


3
март, 2014 ел
дүшәмбе

Узган атнада Арча муниципаль районында «Ак Барс Агро» ҖЧҖ хуҗалыгы базасында «Татарстанның элиталы орлыклары» Ассоциациясе СРО (үз-үзләрен җайга салучы оешмалар) әгъзаларының гомуми хисап җыелышы булып узды.

Россиядә чөгендер чәчеп үстерелә торган төп зоналар - кара туфраклы Үзәк һәм Төньяк-Кавказ төбәкләре, алар барлык мәйданның 76%ын тәшкил итәләр, шулай ук Башкортостан, Татарстан Республикалары, Пенза өлкәсе, Алтай крае. Кызганычка каршы, чәчелә торган зоналарның чикле булуы сәбәпле, бу культураны игү мөмкинлеге Россиянең бары тик 27 төбәгендә генә бар, аларда да аның уңдырышлылыгы, сыйфаты һәм чыгымнар дәрәҗәсе төрлечә.


28
февраль, 2014 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 21 февралендәге 104 номерлы карары белән 2014 елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары расланды.

Бүген Зәй шәһәрендә шикәр бәйрәме уздырылды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International