ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Мәскәүдә “Кошчылык тармагын алга таба үстерү өчен практик карарлар” темасына кошчылык буенча халыкара конференция булды. Аны хуплап Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты вәкиле Иван Джой һәм Россия кошчылык берлегенең генераль директоры Галина Бобылева чыгыш ясадылар.

Галина Бобылева Россиядә кошчылык тармагындагы финанс-икътисадый вәзгыять, йомырка һәм кош ите җитештерүне үстерү стратегиясе һәм планнары турында сөйләде, уңышлы үсеш өчен хәл итәргә кирәк булган төп проблемаларга тукталды.


26
март, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген федераль югары һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе “Казан дәүләт аграр университеты”нда агрономия факультетының 95 еллыгы уңаеннан тантаналы чара булды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Казан ДАУ ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов, агрономия факультеты деканы Рогат Миникаев һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасының дүрт зонасында “2014 елда язгы кыр эшләрен оештыру үзенчәлекләре” темасына семинар-киңәшмә үткәрелде.

Чарага республика муниципаль районнарында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, игенчелек буенча консультантлар, «Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы һәм агрономия хезмәтләре белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре бүлекчәләренең (бригадаларының) агрономнары һәм җитәкчеләре, орлык агулау машиналарының машинистлары чакырылган иде.

«Казан» агросәнәгать паркында Казанга үзенең эш визиты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Аркадий Дворкович булды. Аның белән бергә Татарстан РеспубликасыПрезиденты Рөстәм Миңнеханов йөрде. Комплекс буенча экскурсияне Агросәнәгать паркының генераль директоры Олег Власов үткәрде. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының бернче урынбасары Николай Титов катнашты.


25
март, 2014 ел
сишәмбе

25 мартта федераль министр Николай Федоров Чиләбе шәһәрендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Коллегиясенең «Россия Федерациясендә кошчылык тармагын үстерү вәзгыяте һәм перспективалары турында» киңәйтелгән утырышын үткәрде, анда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы структур бүлекчәләренең, төбәкләрнең АПК идарәләре органнарының җитәкчеләре, кош ите һәм йомырка җитештерү предприятиеләренең, министрлык белән хезмәттәшлек итүче оешмаларның вәкилләре катнашты.

3-4 апрельдә Санкт-Петербургта  Авыл кооперативларының бөтенроссия съезды булачак. Съезд «Агрорусь-регионы» бөтенроссия агросәнәгать комплексы күргәзмәсе кысаларында узачак.


24
март, 2014 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 26-27 мартында «Россельхозцентр» ФДБУ филиалларында биоысулны үстерү перспективалары» темасына төбәкара семинар-киңәшмә булачак.

Киңәшмәгә Россия Федерациясенең 40 төбәгеннән үсемлекләрне яклауның биологик чараларын җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче филиаллары җитәкчеләре һәм баш белгечләре чакырыла.

Агымдагы елның 20-22 мартында Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасының «Уныш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан ТР «Сәламәтлек» ХI авыл Спартакиадасы программасы нигезендә авыл районнары командалары арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты уздырылды. Ярышларда Арча, Әтнә, Зәй, Лаеш, Мамадыш,Питрәч, Саба, Ютазы муниципаль районнары командалары катнашты.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы янгын куркынычы аеруча зур булган чорда коры үлән үсемлеген яндыру практикасына каршы ашыгыч чаралар күрү кирәклегенә игътибар итәргә өнди.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 25 апрелендәге 390 номерлы «Янгынга каршы режимтурында»гы карары белән расланган Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләренә 2014 елның 17 февралендәге карар белән Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан үзгәрешләр кертелде.


21
март, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең IVсъезды булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров һ.б.лар катнашты.

Республиканың фермер хуҗалыклары эшчәнлеге турындагы нотык белән Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International