Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы янгын куркынычы аеруча зур булган чорда коры үлән үсемлеген яндыру практикасына каршы ашыгыч чаралар күрү кирәклегенә игътибар итәргә өнди.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 25 апрелендәге 390 номерлы «Янгынга каршы режимтурында»гы карары белән расланган Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләренә 2014 елның 17 февралендәге карар белән Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан үзгәрешләр кертелде.
Әлеге үзгәрешләр белән янгын сүндерүнең беренчел чаралары һәм ярдәмче техника белән тиешле санда тәэмин ителгән махсус бригадалар тарафыннан коры үлән үсемлеген профилактик яндыру тәртибе билгеләнә.
Күрсәтелгән документта торфлы һәм озак яна торган башка туфраклы җир кишәрлекләрендә мондый яндыруларны булдырмауга карата таләпләр, шулай ук утның урман үсентеләренә һәм торак пунктларга күчү мөмкинлеген юкка чыгаруга юнәлдерелгән шартлар да бар.
Шул максатлар өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коры үлән үсемлеген яндыруны башкару буенча тиешле ысулый күрсәтмәләр әзерләде һәм алар, Россия Табигать министрлыгы, Россия Төбәк министрлыгы һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан расланып, федерация субъектларының башкарма хакимияте органнарына җибәрелде.
Югарыда бәян ителгәннәрне исәпкә алып, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне янгынга каршы чараларны катгый рәвештә үтәргә өнди, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының агросәнәгать комплексы идарәләре органнарыннан янгын куркынычы чорында түбәндәгеләрне үтәүләрен сорый:
2014 елгы язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм аларны башкару барышында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүмәсьәләләрен шәхси контрольгә алырга;
- гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссияләре утырышларында авыл хуҗалыгы объектларында янгын куркынычсызлыгының торышы турындагы мәсьәләләрне карарга;
- ведомство карамагындагы объектларда янгыннарга бәйле барлыкка килә торган гадәттән тыш хәлләрне оператив хәл итү өчен финанс, матди һәм медицина ресурсларының резервларын булдырырга;
- ирекле янгыннан саклау бүлекчәләренең санын арттыру һәм аларны техник җиһазлау мәсьәләсен хәл итәргә;
- янгын чыккан очракта, кешеләрне имин эвакуацияләүне тәэмин итүгә йогынты ясый торган янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылган биналардан һәм корылмалардан файдаланмаска.