ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең IVсъезды булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров һ.б.лар катнашты.

Республиканың фермер хуҗалыклары эшчәнлеге турындагы нотык белән Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров чыгыш ясады.

«Россиянең ит терлекчелеге: проблемалар һәм перспективалар» халыкаара конференциясе булып узды, аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Ит җитештерүчеләрнең илкүләм берлеге һәм Халыкара сәнәгать академиясеоештырды. Анда АПК идарәсенең төбәк органнары, тармак берлекләре, агрохолдинглар, ит эшкәртү һәм катнаш азык әзерләү предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, Россиянең, БДБ илләренең һәм ерак чит ил фәнни-тикшеренү институтларының һәм югары уку йортларының галимнәре катнашты. Катнашучыларны Халыкара сәнәгать академиясе Президенты Вячеслав Будковский сәламләде.


20
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Әтнә муниципаль районында Г. Тукай ис. Авыл хуҗалыгы техникумы базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Агро-Союз» холдингы белән берлектә ресурсларны саклау технологияләрен гамәлгә кертү һәм Татарстан Республикасыагробизнесында предприятиеләр белән нәтиҗәле идарә итү программасы кысаларында оештырылган бер көнлек уку семинары булды.

19 мартта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров «2014-2016 елларга Россия Федерациясенең икмәк пешерү сәнәгатен үстерү» максатчан тармак программасын раслау турындагы боерыкны имзалады. Документ 2020 елга кадәр азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында эшләнде.


19
март, 2014 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 21 мартында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең IVсъезды булачак. Чарага районнарның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацияләре рәисләре, КФХ башлыклары һәм башкалар чакырылган.

Бүген өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында (ТИПКАда) ит җитештерү өчен терлек үрчетү белән шәөгыльләнүче хуҗалыклар җитәкчеләре һәм баш белгечләре өчен Ит терлекчелеген үстерүне оештыру” программасы буенча укулар башланды.

Агымдагы ел апрель аеның I декадасында социаль әһәмиятле яңа «РОСАГРОТУРИЗМ.РФ» интернет-порталы эшли баглаячак, анда авыл хуҗалыгы туризмы белән шөгыльләнүче һәр хуҗалык үзенең кунакханәсе, ял базасы һәм башкалар турында түләүсез мәгълүмат урнаштыра алачак. Бу киң күләмдә Россия, шулай ук чит ил базарына чыгу мөмкинлеген бирәчәк.


18
март, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Мәскәүдә «Сөт һәм ит индустриясе» XII халыкара күргәзмәсе ачылды. Бу Россиядә сөт, ит һәм кошчылык тармаклары өчен аерым әзерләнгән бердәнбер махсуслаштырылган чара.

15-я международная специализированная выставка «Энергетика. Ресурсосбережение» начала сегодня свою работу в Казани. В торжественной церемонии открытия выставки в центре «Казанская ярмарка» приняли участие Президент Татарстана Рустам Минниханов, а также председатель наблюдательного совета Фонда содействия реформированию ЖКХ Сергей Степашин, Премьер-министр РТ Ильдар Халиков, заместитель Премьер-министра РТ – министр сельского хозяйства и продовольствия РТ Марат Ахметов, заместитель министра энергетики РФ Антон Инюцын, генеральный директор Фонда содействия реформированию ЖКХ Константин Цицин.


17
март, 2014 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 13 - 16 мартында Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасының «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан авыл районнарының волейбол буенча ирләр командалары арасындаТатарстан Республикасының XI “Сәламәтлек” авыл Спартакиадасы кысаларында узган Татарстан Республикасы Чемпионатының финал ярышлары үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International