Татарстан Республикасының дүрт зонасында “2014 елда язгы кыр эшләрен оештыру үзенчәлекләре” темасына семинар-киңәшмә үткәрелде.
Чарага республика муниципаль районнарында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, игенчелек буенча консультантлар, «Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы һәм агрономия хезмәтләре белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре бүлекчәләренең (бригадаларының) агрономнары һәм җитәкчеләре, орлык агулау машиналарының машинистлары чакырылган иде.
Пленар өлештә агымдагы елда игенчелек тармагындагы бурычлар һәм язгы кыр эшләрен үткәрү тактикасы турындагы төп нотык белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармагын үстерү бүлеге башлыгы Виталий Новичков чыгыш ясады.
Уңышның нигезен агрономнар сала, дип, басым ясап әйтте ул. Орлык агулауның сыйфаты агулау машиналары машинистларының квалификацияле эшләренә бәйле, орлыкларның уңышлы тишелеп чыгуы да шуннан тора.
Аның сүзләреннән күренгәнчә, агрономның бурычы - көчле тамыр системасын булдырырга тырышу, шулай ук аны тукландыру. Агулаганда үсеш стимуляторлары, биоашлама һәм микроэлементлар кулланырга кирәк.
Уңышның нигезе – эшләрне дөрес оештыру. Һәрьяклап уйланган эш планын эшләргә, чәчү процессында ёщр катнашучы белщн агрономия «ликбезы» үткәрергә, сыйфатны тикшереп тору механизмын булдырырга.
Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ГНУның көзге арыш һәм тритикале секциясе бүлеге мөдире Мира Понамарева “Язгы чорда көзге культураларны карау үзенчәлекләре” темасына чыгыш ясады.
Агымдагы елда чәчү өчен орлык материалының сыйфаты һәм орлыкларның сыйфатын күтәрү турында «Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев чыгыш ясады.
Ветеринария һәм санитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасыидарәсенең фитосанитар күзәтчелеге һәм орлык контроле бүлеге башлыгы Рамель Каюмовүсемлекләр карантины һәм орлык контроле өлкәсендәге Россия Федерациясе законнарының үтәлеше турында сөйләде.
Семинарның практика өлешендә “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясенең генераль директоры Юрий Еров “Бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыкларын чәчү үзенчәлекләрен арттыру юллары” темасына чыгыш ясады.
Практика өлешендә шулай ук орлыкларны агулауның нәтиҗәлелеге, үсеш стимуляторларын куллану, артык агулауның орлыклар тишелеп чыгуга йогынтысы турындагы мәсьәләләрбуенча да фикер алышу булды.
Шундый ук семинар Бөгелмә муниципаль районында булачак.