25 мартта федераль министр Николай Федоров Чиләбе шәһәрендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Коллегиясенең «Россия Федерациясендә кошчылык тармагын үстерү вәзгыяте һәм перспективалары турында» киңәйтелгән утырышын үткәрде, анда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы структур бүлекчәләренең, төбәкләрнең АПК идарәләре органнарының җитәкчеләре, кош ите һәм йомырка җитештерү предприятиеләренең, министрлык белән хезмәттәшлек итүче оешмаларның вәкилләре катнашты.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Утырышны ачканда, Николай Федоров түбәндәгеләрне билгеләп үтте, соңгы елларда үзебезнең ил продукциясен җитештерү тотрыклы рәвештә арта. Тармакка кошчылык предприятиеләре өчен шактый дәрәҗәдә кредит ресурслары җәлеп итү аркасында югары нәтиҗәләргә ирешеп булды. Бу яңа кошчылык объектлары төзергә һәи гамәлдәгеләрен төзәтергә ярдәм итте – барлыгы 200дән артык. Шул ук вакытта корылык аркасында азыкның шактый кыйммәтләнүе һәм кош итенең һәм йомырканың сатып алу бәясе кимү продукцияҗитештерүнең икътисадый шартларына тискәре тәэсир итте, бу үз чиратында кошчылык предприятиеләренең табышын киметүгә китерде. Актуаль мәсьәләләр арасында – кошчылык продукциясен эшкәртү дәрәҗәсен күтәрү, үзебезнең предприятиеләрнең чит илдән нәсел материалы сатып алуга бәйлелеген киметү өчен кошчылык тармагында үзебезнең нәсел базасын киңәйтү һәм камилләштерү.
Илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү факторы буларак Россиядә кошчылыкны үстерү перспективалары турындагы төп нотык белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Владимир Лабинов чыгыш ясады.