Татарстан Республикасы кош ите актив җитештерелә торган төбәкләр рәтенә керә

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә “Кошчылык тармагын алга таба үстерү өчен практик карарлар” темасына кошчылык буенча халыкара конференция булды. Аны хуплап Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты вәкиле Иван Джой һәм Россия кошчылык берлегенең генераль директоры Галина Бобылева чыгыш ясадылар.

Галина Бобылева Россиядә кошчылык тармагындагы финанс-икътисадый вәзгыять, йомырка һәм кош ите җитештерүне үстерү стратегиясе һәм планнары турында сөйләде, уңышлы үсеш өчен хәл итәргә кирәк булган төп проблемаларга тукталды.

Моннан тыш, конференция кысаларында хуҗалыкларны нәсел продукциясе белән тәэмин итү перспективалары, еш очрый торган авыруларга каршы торуның нәтиҗәле ысуллары, Евроберлек директивалары нигезендә азык-төлек продукциясенең иминлеге, Россиядә кошчылык фабрикаларындагы экологик прблемаларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар.

Катнашучылар, Россия Федерациясендә узган ел ит җитештерүнең үсешен кошчылык һәм дуңгызчылык белән шөгыльләнүчеләр тәэмин иттеләр, дип билгеләп үттеләр. Росстат белешмәләре буенча, узган елда тере авырлыкта испләгәндә кош ите 5,1 млн. тонна җитештерелгән яисә бу илдәге җитештерелгән барлык ит күләменең 42 %ы. Моның төп өлешен бройлер ите тәшкил итә.

Кош итен җитештерү Татарстан Республикасында, Белгород, Ленинград, Липецк, Пенза, Свердловск, Чиләбе өлкәләрендә, Краснодар һәм Ставрополь крайларында аеруча актив алып барыла, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International