Авыл районнары командалары арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты

2014 елның 24 марты, дүшәмбе

Агымдагы елның 20-22 мартында Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасының «Уныш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан ТР «Сәламәтлек» ХI авыл Спартакиадасы программасы нигезендә авыл районнары командалары арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты уздырылды. Ярышларда Арча, Әтнә, Зәй, Лаеш, Мамадыш,Питрәч, Саба, Ютазы муниципаль районнары командалары катнашты.

Барысы 100ләп катнашучы булды.

Өч көн узган ярышлар нәтиҗәләре буенча командалар исәбендә урыннар түбәндәгечә бүленде: 1нче урынны – Мамадыш, 2нче урынны – Саба, 3нче урынны Лаеш муниципаль районнары командалары алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International