Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең IVсъезды булды

2014 елның 21 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең IVсъезды булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров һ.б.лар катнашты.

Республиканың фермер хуҗалыклары эшчәнлеге турындагы нотык белән Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров чыгыш ясады.

Республикада төрле юнәлештәге 880 гаилә фермасы эшли, алардан 413 – технологик фермалар. Крестьян (фермер)хуҗалыклары базасында тагын 230 гаилә фермасы төзелеп килә. Гаилә фермаларында эре мөгезле терлек саны 29 мең баш тәшкил итә, шулардан 11 мең баш сыер, 9,2 мең баш дуңгыз, 18,2 мең баш сарык һәм кәҗә, барлык төрдәге ко-кортлар саны900 мең баш. Тулаем республика буенча гаилә фермаларында 2,5 мең кеше эшли. Югары уку йортларын тәмамлаганнан соң үз туган якларына кайтып эшли башлаган яшь фермерлар һәм эшкуарлар үзләреннән зур өлеш кертәләр, аларның күбесе үз эшләрен ача.

Ашлыкның һәр бишенче тоннасы бүген фермер хуҗалыкларына туры килә, ә бәрәңге буенча – һәр өченче тоннасы, 510 мең гектардан артыграк җирне алар эшкәртә, дип әйтеп китте Камияр Байтемиров.

Аның әйтүенчә, крестьян (фермер) хуҗалыкларын, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерү буенча күрелә торган чаралар Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында икътисадыйтотрыклылык өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән. «Лизинг-грант», «Яшь фермер», «Гаилә терлекчелек фермалары» программалары нык ярдәм итә.

Съездда республиканың муниципаль районнары хуҗалыклары җитәкчеләре дә чыгыш ясадылар. Шулар арасында Әгерҗе муниципаль районыннан Илшат Сәхипов, Мөслим муниципаль районыннан Ирек Хәмәдишин, Азнакай муниципаль районыннан Айрат Габдрахманов, Нурлат муниципаль районыннан Марсель Сабиров, Зеленодольск муниципаль районыннан Илнур Мадьяров һ.б.

«Съезд делегатларыннан соң чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: “Сез авыл кешеләренең иң алга киткән, инициативалы өлешен тәшкил итәсез,- диде. - Бу - алты мең фермер хуҗалыгы, 315 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, йөзләгән авыл предприятиеләре һәм кооперативлары. Республика авыл хуҗалыгы продукциясенең 54 проценттан артыграгын сез җитештерәсез. Бу саннар гаҗәеп зур хезмәт куелганын күрсәтә. Җиргә тугрылыклы булып, фидакарь хезмәт иткәнегез өчен сезгә зур рәхмәт”.

«Корылык булган соңгы дүрт ел мисалыннан күренгәнчә, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан һәм хосусый хуҗалыклардан башка авыл хуҗалыгы өчен начар һава шартлары нәтиҗәләрен бетереп булмас иде. Шуңа күрә крестьян һәм фермер хуҗалыкларына, кулланучылар кооперативларына без алга таба да ярдәм итәчәкбез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика парламенты башлыгы шулай ук яшь буынны тәрбияләүдә һәм халык традицияләрен саклап калуда үзләреннән зур өлеш керткән өчен авыл эшкуарларына рәхмәт белдерде. “Республикада авыл халкы елдан-ел кими барган шартларда (бер елда гына да 40 меңгә якын кеше кимеде) сезнең арагызда җиргә хөрмәт белән караган ата-аналарыннан үрнәк алган яшьфермерларны күрү безнең барыбызны да сөендерә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Өстәвенә, сез тагын бер бик мөһим эш башкарасыз – халкыбыз традицияләрен саклыйсыз, үз эшләрегез белән һәм матди ярдәм күрсәтеп мәдәнияткә һәм мәгарифкә ярдәм итәсез”.

Кайбер авыл эшкуарларына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын һәм кыйммәтле бүләкләр бирделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International