Казан дәүләт аграр университетының агрономия факультетын юбилее белән котладылар

2014 елның 26 марты, чәршәмбе

Бүген федераль югары һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе “Казан дәүләт аграр университеты”нда агрономия факультетының 95 еллыгы уңаеннан тантаналы чара булды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Казан ДАУ ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов, агрономия факультеты деканы Рогат Миникаев һәм башкалар катнашты.

Башта агрономия факультеты мөгаллимнәрен һәм студентларын Җәүдәт Фәйзрахманов котлады.

"Бүгенге икътисадый шартларда республикага продукциянең уңдырышлылыгын, конкуренциялелеген һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен фәнни нигезләнгән карарлар кабул итәргә сәләтле югары квалификацияле агроном-белгечләр кирәк”, - диде Казан ДАУ ректоры.

Николай Титов авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә үзләреннән зур өлеш кертүче мөгаллимнәр составына рәхмәт белдерде.

«Хәзер җитештерү югары технологиягә көйләнгән. Шуңа күрә безнең алга яңа бурычлар куела. Һава-климат шартлары нинди булуга карамастан, без сезнең белән югары уңыш алырга өйрәнергә тиеш”, - диде министрның беренче урынбасары.

Университет студентларына, мөгаллимнәренә һәм ветераннарга Николай Титов нык исәнлек, күтәренке рух, иминлек теләде.

Үзенең саллы яшенә дә карамастан, факультет бүгенге авыл хуҗалыгы фәненең алдынгы сафында бара, республика авыл хуҗалыгы өчен профессиональ кадрлар әзерләү эшендә зур көчкә ия”, - диде очрашу азагында агрономия факультеты деканы Рогат Миникаев.

Факультетны юбилее белән мөгаллимнәр дә, аны тәмамлап чыгучылар да, университет ветераннары да котлады.

1919 елның 23 февралендә Политехника институтының икътисад факультеты мөстәкыйль авыл хуҗалыгы факультеты итеп үзгәртелде. 1919 елның 18 мартында авыл хуҗалыгы факультетының беренче җыелышы булды. Шул дата агрономия факультетының туган көне булып санала. 1923 елда авыл хуҗалыгы бүлегенең беренче чыгарылышы укып чыкты. Факультетның гамәлдә булу чорында барлыгы 10 000нән артык агроном әзерләп чыгарылды.

Бүген агрономия факультеты 5 кафедрадан тора: агрохимия һәм туфрак белеме; гомуми җир эшләре, туфракны яклау һәм селекция; үсемлекчелек һәм җиләк-җимеш-яшелчәчелек; җир төзелеше һәм кадастр; биотехнология, терлекчелек һәм химия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International