«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ( «Россельхозцентр») ФДБУ филиалларында биоысулны үстерү перспективалары» темасына семинар-киңәшмә булачак

2014 елның 24 марты, дүшәмбе

Агымдагы елның 26-27 мартында «Россельхозцентр» ФДБУ филиалларында биоысулны үстерү перспективалары» темасына төбәкара семинар-киңәшмә булачак.

Киңәшмәгә Россия Федерациясенең 40 төбәгеннән үсемлекләрне яклауның биологик чараларын җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче филиаллары җитәкчеләре һәм баш белгечләре чакырыла.

Исегезгә төшерәбез, «Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы 2013 ел эшчәнлек йомгаклары буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында беренче урынны алган иде. Филиал эшчәнлегенең күләмле өлеше үсемлекләрне яклауның һәм тукландыруның биологик чараларын җитештерүгә кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International