«Казан» агросәнәгать паркында Казанга үзенең эш визиты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Аркадий Дворкович булды. Аның белән бергә Татарстан РеспубликасыПрезиденты Рөстәм Миңнеханов йөрде. Комплекс буенча экскурсияне Агросәнәгать паркының генераль директоры Олег Власов үткәрде. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының бернче урынбасары Николай Титов катнашты.
«Казан» агросәнәгать паркы — авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән күпфункцияле заманча технологик комплекс. Монда “фермердан турыдан-туры кулланучыга” принцибы буенча авыл хуҗалыгы продуктлары белән уникаль сәүдә системасы барлыкка китерелгән, мондый система авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә уңышлы бизнес өчен шартлар тудыра, ә сатып алучыга продуктларның бәясе һәм сыйфаты ягыннан отышлы булып калырга ярдәм итә.
Комплексның гомуми мәйданы 8 гектардан артыграк. Төп бинаның мәйданы 50 мең кв. метрга якын. Бинада авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өчен цехлар, склад урыннары, туңдыру камералары, икмәк пешерү цехы, сәүдә залы, кафе, 37 урынлык кунакханә һәм административ офислар урнаштырылган.
Аркадий Дворковичның визиты Агросәнәгать паркы алдындагы мәйданны караудан башланды. Фермерларны җәлеп итү өчен эре авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүчеләр Агросәнәгать паркының төп резидентлары булган үз продукцияләрен куйганнар. Шунда ук кунакларның игътибарын аерым үзенчәлекле, тәгәрмәчле “Авыл кибете” җәлеп итте, ул стационар кибетләр булмаган торак пунктларда киң кулланыла.
«Казан» агросәнәгать паркының бакалея продукциясе, бал, кондитер әйберләре һәм йорт кирәк-яраклары урнаштырылган сәүдә залыннан эчке маршрут ачылды. Делегация Татарстанда җитештерелә торган продукцияне тәшкил итүче бал рәтенә аерым тукталды. Монда сатып алучылар умарта кортының барлык төр продуктын таба алалар: бал, патока, кәрәзле бал, прополис һ.б.лар.
Аркадий Дворкович һәм Рөстәм Миңнеханов озакламый ачылырга тиешле «Фермер» павильоннары утравына игътибар иттеләр. Нәкъ менә монда Татарстан Республикасының Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ссоциациясе продукциясе урнаштырылачак.
Аннары кунаклар Агросәнәгать паркының склад зонасында булдылар, монда ит чабу бүлмәләрен кызыксынып карадылар. Бүгенге көнгә белгечләр тарафыннан 101 тонна ит чабылган. Шул ук вакытта хәләл ит ит чабу урыны башка итләрдән аерым билгеләнгән, анда хәләл продукция җитештерүнең бөтен кануннары үтәлә.
Склад зонасында Аркадий Дворковичка уртача температура режимындагы суыткыч камералар күрсәтелде, алар ячейкаларга бүленгән һәм кечерәк күләмле продукция саклау өчен кулланыла. Делегация визиты вакытында электрокаралар һәм рохлялар белән товар төяү һәм бушату башкарылды.
«Әле моннан берничә ай элек кенә арендага шулкадәр суыткыч җайланмалары бирергәмөмкин булуына ышанып та бетеп булмый иде. Бүген исә аңа ихтыяҗ 100 процент.Эшкуарлар суыткыч камераларын арндага алып калу өчен хәтта чиратка куелалар. Склад залларының барысы да куллануга тапшырылган. 1,8 мең кв. метрга якын офис өлеше шулай ук 100 процент куллануга тапшырылган. Бүгенге көнгә 30 мең кв. метр мәйдан эшкә җигелгән һәм нәтиҗәле кулланыла”, - дип сөйләде Олег Власов.
Ветеринария-санитария экспертизасы залы шулай ук визит объектларының берсе иде, Россия Федерациясе вице-премьеры ит тикшерү зонасы белән кызыксынды, анда лаборатория хезмәткәрләре эш принциплары һәм парк киштәләренә сатуга чыгарыла торган итне тикшерү ысуллары турында сөйләделәр, Агросәнәгать паркының сәүдә мәйданына бары тик сыйфатлы продукция генә чыгарыла дип әйттеләр алар.
Җитештерү зонасында кунаклар 4 җитештерү цехында булдылар, арендага бирелә торган цехларны карадылар. Рөстәм Миңнехановка һәм Аркадий Дворковичка түбән температура режимындагы туңдыру камераларының ничек эшләвен күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Президенты һәм Россия Федерациясе вице-премьеры сәүдә залы буйлап та йөрделәр, ит, балык рәтләрен карадылар, фермер продукциясен сатучылар белән аралаштылар, сәүдә итүнең ничек оештырылуы турында да белештеләр, дип хәбәр итәТатарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.