ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты «Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт эшчәнлеге мәсьәләләре турында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проектын әзерләде.


1
апрель, 2014 ел
сишәмбе

2014 ел уңышы өчен Татарстан Республикасы буенча көзге бодайның чәчелгән мәйданы 271,5 мең га тәшкил итә, бу узган елга караганда 14,2 %ка артыграк, көзге арыш – 301,6 мең га, көзге тритикале – 15,4 мең га.

Агымдагы елның 28-30 мартында Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасының “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы XI авыл “Сәламәтлек” Спартакиадасы кысаларында авыл районнары спорт гаиләләренең республика ярышлары үткәрелде.


31
март, 2014 ел
дүшәмбе

Зәй, Сарман, Тәтеш муниципаль районнарында язгы кыр эшләренә керештеләр.

Иртәгә Апас муниципаль районының Карамасар торак пунктында ит терлекчелеге буенча семинар-киңәшмә узачак.

Чараның беренче өлешендә "Ак Барс" ХКнең ачык мәйданнарда ит терлекчелеген үстерү эше тәҗрибәсе белән танышачаклар.

В с. Бурнашево Апастовского муниципального района состоялось торжественное открытие очередного ветеринарного участка, построенного по программе строительства модульных участковых ветеринарных пунктов.


28
март, 2014 ел
җомга

27 мартта Хөкүмәт утырышында мониторинг һәм 2013 елда Россия Федерациясендә азык-төлек иминлеге торышы һәм 2014 елга фараз турындагы нотык белән чыгыш ясаганда, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров, узган елда, Россия Федерациясенең 23 төбәгендәге җайсыз һава шартлары һәм алты субъектында су басулар булуга да карамастан, тармак үсешендә уңай нәтиҗәләргә ирешелде, дип билгеләп үтте.


27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, “Ит һәм ит продукциясе иминлеге турында” Таможня берлегенең техник регламенты хакында 2013 елның 9 октябрендәге 68 номерлы карарга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында терлек чалу пунктларын модернизацияләү һәм төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды.

Мәскәүдә “Кошчылык тармагын алга таба үстерү өчен практик карарлар” темасына кошчылык буенча халыкара конференция булды. Аны хуплап Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты вәкиле Иван Джой һәм Россия кошчылык берлегенең генераль директоры Галина Бобылева чыгыш ясадылар.

Галина Бобылева Россиядә кошчылык тармагындагы финанс-икътисадый вәзгыять, йомырка һәм кош ите җитештерүне үстерү стратегиясе һәм планнары турында сөйләде, уңышлы үсеш өчен хәл итәргә кирәк булган төп проблемаларга тукталды.


26
март, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген федераль югары һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе “Казан дәүләт аграр университеты”нда агрономия факультетының 95 еллыгы уңаеннан тантаналы чара булды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Казан ДАУ ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов, агрономия факультеты деканы Рогат Миникаев һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International