3-4 апрельдә Санкт-Петербургта Авыл кооперативларының бөтенроссия съезды булачак. Съезд «Агрорусь-регионы» бөтенроссия агросәнәгать комплексы күргәзмәсе кысаларында узачак.
Россия Федерациясенең 70 субъектыннан 650дән артык делегат, шул исәптән кулланучылар җәмгыятьләренең, ревизия берлекләренең, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең, кулланучыларының, шул исәптән кредит, кооператив, крестьян (фермер) хуҗалыкларының, фәнни һәм башка оешмаларның вәкилләре катнашырга теләк белдерде.
3 апрельдә съезд кысаларында “Авылда кооперация үсешен закон белән тәэмин итү һәм аңа дәүләт ярдәме” темасына түгәрәк өстәл, шулай ук җиш секция утырышы булачак, аларда авыл хуҗалыгының кулланучылар, кредит һәм җитештерү кооперациясе мәсьәләләре каралачак. Шулай ук кулланучылар җәмгыятьләрен үстерү проблемалары һәм перспективалары, авыл кооперациясен үстерүдә яшьләрнең роле турындагы мәсьәләләрне карау планлаштырыла.
4 апрельдә пленар утырыш үткәрелә, анда федераль башкарама хакимият органнары вәкилләре, шулай ук Россия Банкы, алдынгы кооперация берлекләре һәм җәмгыятьләре җитәкчеләре чыгыш ясаячак.
Съезд кысаларында шулай ук “Авыл кооперациясен үстерүдә яшьләрнең катнашуы” темасына секция утырышы оештырыла, ул беренче мәртәбә уздырыла. Аңа дәүләт хакимияте органнары, аграр иҗтимагый оешмалар вәкилләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре, яшь фермерлар, аграр югары уку йортлары студентлары – Авыл яшьләренең Россия берлеге активистлары чакырыла.
Яшь фермерларның һәм аграр югары уку йортлары студентларының белемнәрен һәм практик күнекмәләрен арттыруга ярдәм итә торган проект эшләү планлаштырыла.