ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2014 ел
сишәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Чистай һәм Яңа Чишмә районнарындагы язгы кыр эшләренең барышы белән танышты һәм аларны бәяләде.

Татарстан Республикасы Президенты белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде. Чистай районы кырларын карап чыкканнан соң кунакларны район башлыгы хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очраштырды. 

2014 елның 1 маеннан Таможня берлегенең “Сөт һәм сөт продукциясе иминлеге турында” һәм “Ит һәм ит продукциясеиминлеге турында” техник регламентлары гамәлгә керде, алар Евразия икътисадый Советы комиссиясе тарафыннан 2013 елның 9 октябрендәге № 67 һәм № 68 карарлары белән расланган иде.


5
май, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча язгы чәчү республиканың барлык районнарында алып барыла. Чәчү 566,2 мең га мәйданда башкарылган, ул барлык мәйданның 33%ын тәшкил итә.

Бодай - 103,7 мең га, арпа  260,2 мең га, бөртеклеләр 431,8 мең га. чәчелгән.

Агымдагы елның 1 маенда Буа муниципаль районының Боерган авылында модульле участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды. Ул модульле участок ветеринария пунктларын ачуның республика программасы буенча төзелгән.

Федераль аграр ведомствода Нәселле терлекчелек өлкәсендә кагыйдәләр проектлары: «Россия Федерациясе ипподромнарында нәселле юртак атларны тикшерү һәм бәяләү методикасы» һәм «Россия Федерациясе ипподромнарында нәселле менге атларны тикшерү һәм бәяләү методикасы» эшләнде. Нормативлар Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты белән берлектә Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты белгечләре тарафыннан язылган.


4
май, 2014 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнарында язгыкыр эшләренең барышы белән танышты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде. Илдар Халиков язгы чәчү эшләре бара торган кырларны карап чыкты, шулай ук ике районда да авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.


3
май, 2014 ел
шимбә

2 майда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Алексеевск һәм Спас муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы кырлары өстеннән очып узды. Аның белән бергәТатарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин йөрде.

Кырларда язгы кыр эшләренең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.


30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанның Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнарында булып кайтты, анда ул кыр эшләренең барышы белән танышты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде.

Башта ул Буа районы кырларын очкычта күтәрелеп өстән күзәтеп чыкты, аннары Күшке авылында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.

Агымдагы елның 2 маенда 13.00 сәгатьтә "Казань" халыкара ат спорт комлексында чабышкы һәм йөгерек атлар ярышларының җәйге сезонын ачу тантанасы була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International