Агымдагы елның 4 аенда Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе дәүләт җир күзәтчелеге бүлеге тарафыннан 186 контроль-күзәтчелек чаралары үткәрелде, шул исәптән 154 план буенча, 20 планнан тыш тикшерүләр, 12 административ тикшеренү, дип хәбәр ителә ведомствоның рәсми сайтында.
Бүгенге көнгә Татарстанда чәчү эшләре 1 млн гектарда башкарылган, бу 2014 елгы сабан чәчүенең гомуми мәйданыннан 58%ын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында атна саен уздырыла торган киңәшмәдә әйтелде, аны Татарстан РеспубликасыПрезиденты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай укТатарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген, 8 майда, «2014 елда Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча гаризаларны карый торган конкурс комиссиясенә документлар кабул итү тәмамланды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков язгы кыр эшләренең барышын күрү өчен Татарстанның Мамадыш һәм Түбән Кама муниципаль районнары кырларын башта вертолеттан күзәтеп чыкты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде.
Кыр эшләре башлануга авыл хуҗалыгы техникасы белән электр линияләре терәкләрен җимерү очраклары ешая.
Шуңа бәйле рәвештә, “Челтәр компаниясе” авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә механизаторлар, транспорт йөртүчеләр, ремонтлаучылар арасында электр челтәре хуҗалыклары объектларының сак астындагы зоналарда имин эшләү кагыйдәләре буенча өстәмә рәвештә аңлатулар алып барырга кирәклеген искәртә. Сак астындагы зоналарның аеруча хәтәр участоклары турында һәм электр тогы тәэсиреннән зыян күрүчегә табиб килгәнче беренче ярдәм күрсәтү ысуллары турында һәр хезмәткәргә җиткерергә кирәк.
Бөек бәйрәм – Җиңү Көне алдыннан – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар.
Аларны министрның беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең һөнәр берлеге комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина, Ветераннар советы рәисе Анатолий Драгунов котлады.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелектә агымдагы ел эшенең дүрт аена йомгаклар ясалды һәм терлекләрне җәйләүләрдә тоту чорына бурычлар куелды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә агымдагы елның апрель ае эше йомгаклары буенча ветеринария белгечләре киңәшмәсе булды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков республиканың Питрәч, Теләче һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде.
Татарстан галимнәре колорадо коңгызына каршы көрәшнең яңа ысулын эшләгәннәр, дип хәбәр итәләр Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтыннан.