Агымдагы елның 1 маенда Буа муниципаль районының Боерган авылында модульле участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды. Ул модульле участок ветеринария пунктларын ачуның республика программасы буенча төзелгән.
Ачу тантанасында Буа муниципаль районы башлыгы Азат Айзетуллов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев һәм башкалар катнашты.